news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Театр тәнкыйтьчеләре Чаллы курчак театры спектакле премьерасын карадылар

Чаллы сәхнәсендә әкиятне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры режиссеры Илгиз Зәйниев куйды.

(Чаллы, 21 июль, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәметдинова). Чаллы дәүләт курчак театрында өлкәннәр өчен “Горебогатырь Косометович” спектакле премьерасы күрсәтелде. Спектакльне беренче булып театр тәнкыйтьчеләре карады.

Чаллы сәхнәсендә әкиятне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры режиссеры Илгиз Зәйниев куйды. Сюжет әнисе һәм тәрбияче карамагындагы баш геройның маҗаралар эзләп йөрүенә нигезләнгән. Бер көнне аның өйдәгеләрдән качып китеп әкияти кара көчләр белән сәфәргә чыгасы килгән. Геройның уйланылмаган сәяхәте нәрсә белән тәмамлануын чаллылар яңа сезонда беләчәк.

Чаллы курчак театры эшенә беренче булып театр эшлеклеләре һәм тәнкыйтьчеләре төркеме бәя бирде.

Кунаклар спектакльнең көчле якларын билгеләп үтте. Шулай ук кайбер искәрмәләр дә ясадылар. Кайбер фикерләр спектакльне сезон ачылышына әзерләүдә исәпкә алыначак, диделәр театрда.

news_right_1
news_right_2
news_bot