Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Театр һәм театр эшчәнлегенә кагылган закон проекты эшләнеләчәк
Шулай ук иҗади хезмәткәрләр, матди булмаган мәдәни мирасны саклау хакында закон проектларын булдыру да планлаштырыла
(Казан, 4 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының киләсе ел планына РТда театр һәм театр эшчәнлеге турында закон проектын эшләү кертелгән. Бу хакта бүген Татарстан парламентында узган матбугат конференциясендә әлеге комитет рәисе Разил Вәлиев хәбәр итте.
Анда театр хезмәткәрләренең хокуклары һәм бурычлары, театр эшчәнлеге хакында сүз бара. “Россиянең берничә субъектында мондый закон инде гамәлгә кертелгән, әмма безнең әле бу законга кулыбыз җитмәгән иде. Киләсе елда эшче төркем оештырып, театр һәм театр хезмәткәрләренә кагылган закон проекты өстендә эшләячәкбез”, - диде Разил Вәлиев.
ТР парламентының әлеге комитеты иҗади берлекләр һәм иҗади хезмәткәрләр хакында закон проекты да булдырырга ниятли. “СССР вакытында иҗади берлекләр белән партия шөгыльләнә иде. Иҗат кешеләре, билгеле бер яшькә җиткәч, пенсия белән тәэмин ителде, аларга әйбәт гонорарлар түләнде. Әмма хәзер, ни үкенеч, андый мөмкинлекләр юк. Мондый закон РФда да кабул ителмәгән. Бу очракта да без, беренчеләрдән булып, иҗади хезмәткәрләр һәм иҗат берлекләрен дәүләт тарафыннан тәэмин итү хакында закон проекты эшләргә, закон инициативасы белән РФ Думасына мөрәҗәгать итәргә телибез”, - ди ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе.
Киләсе елда эшләнеләчәк закон проектлары планында матди булмаган мәдәни мирасны саклау хакындагы закон проекты да бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз