news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Театр көнендә Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовлар яшәгән йортта истәлек тактасы куела

Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовалар 50 елдан артык гомерләрен театр сәнгатенә биргән шәхесләр.

Театр көнендә Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовлар яшәгән йортта истәлек тактасы куела
Михаил Захаров

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовлар яшәгән йортта әлеге легендар артистларга истәлек тактасы куелачак.

ТР Мәдәният министрлыгы әлеге тантананы 27 март — Халыкара театр көнендә булыр дип күзаллый.

Гомерләре буе Тинчурин театрында эшләгән Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовлар соңгы елларда әлеге театрдан ерак булмаган йортта гомер кичерделәр. Көз көне әлеге йорт диварына халык язучысы Фәнис Яруллинга истәлек тактасы куелган иде.

  • Исламия Мәхмүтова хөрмәтенә истәлек тактасы кую инициативасы белән Татарстан халык депутатлары чыккан иде. Татарстан Дәүләт советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Дәүләт советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Айрат Зарипов, депутатлар Ркаил Зәйдулла, Рамил Төхвәтуллин имза куйган хатта Исламия Мәхмүтованың Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертүе искәртелгән.
  • Татарстанның халык артисты Хәлил Мәхмүтов 2012 елның сентябрендә, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Исламия Мәхмүтова 2019 елның декабрендә вафат булды. Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовалар 50 елдан артык гомерләрен театр сәнгатенә биргән шәхесләр. 
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100