news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Театр һәм кино актрисасы, СССРның халык артисты Инна Чурикова вафат

Театр һәм кино актрисасы, СССРның халык артисты Инна Чурикова вафат
Фото: kremlin.ru

Бүген, 14 гыйнвар көнне, театр һәм кино актрисасы, СССРның халык артисты Инна Чурикова вафат булган.

Аңа 79 яшь иде. «Комсомольска правда» басмасы үзенең сайтында шул турыда хәбәр итә.

«Инна Михайловна Чурикова вафат, ул ярты сәгать элек хастаханәдә үлде», – дип сөйләгән ТАСС агентлыгына «Ленком Марка Захарова» театры директоры Марк Варшавер.

Искәртеп узыйк, Инна Чурикова – танылган актрисаларның берсе. Зур экранга беренче тапкыр ул «Тучи над Борском» фильмында чыкты. Аның катнашындагы иң танылган «Морозко», «Курьер», «Ширли-мырли», «Страна Оз», «Иван Денисович» фильмнары һәм сериаллар бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100