news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Театр әһелләренә Марсель Сәлимҗанов исемендәге премия тапшырылачак

Премия махсус приз, диплом һәм 200 мең сум күләмендәге акчалата бүләкне үз эченә ала.

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). 7 ноябрьдә Камал театрында театр сәнгате өлкәсендә Марсель Сәлимҗанов исемендәге Республика премиясен тапшыру тантанасы була, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

Әлеге премия белән иҗат коллективлары һәм хезмәткәрләр бүләкләнә. Ул махсус приз, диплом һәм 200 мең сум күләмендәге акчалата бүләкне үз эченә ала. Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин җитәкчелегендәге бәйге комиссиясе составына Татарстанның танылган мәдәният эшлеклеләре керә.

Бүләк ике елга бер тапкыр өч җиңүчегә тапшырыла. 2015 елда әлеге премиягә Камал театры актеры, Россия һәм Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдинов, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гомәр Мәрданов һәм Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма театры баш режиссеры Рөстәм Галиев лаек булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100