news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Театр әһелләре берлеге өч театрга спектакль чыгару өчен финанс ярдәме күрсәтә

2022 елда ике хосусый һәм бер дәүләт театрына спектакль кую өчен грант биреләчәк.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан театр әһелләре берлегеннән финанс ярдәме аласы театрлар билгеле. Исемлек Берлек сайтына урнаштырылган.

2022 елда ике хосусый һәм бер дәүләт театрына спектакль кую өчен грант биреләчәк. Болар — Чаллының «Ключ» яшьләр театры, Казанның «Театр. Акт» театры, Чаллы татар дәүләт драма театры.

Чаллының «Ключ» яшьләр театрына балалар өчен «Сказка на гранях» әкиятен кую өчен 350 мең сум акча бирелә. Казанның «Театр. Акт» театрына «Сны» фәнни-тикшеренү спектакленә 350 мең сум каралган. Чаллы татар дәүләт драма театры «Әбугалисина» спектакленә 550 мең сум грант алачак.

Татарстан театр әһелләре берлеге 2012 елдан бирле театрларга спектакльләр чыгару өчен финанс ярдәме күрсәтә. Театрлар конкурс аша сайлап алына.

news_right_1
news_right_2
news_bot