news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Театр директорлары татар халкының үсеш стратегиясендә театрның роле турында фикер алышты

«Татар-информ»да оештырылган түгәрәк өстәл утырышында татар театрлары директорлары Милли үсеш стратегиясе турында да сөйләште.

Театр директорлары татар халкының үсеш стратегиясендә театрның роле турында фикер алышты
Султан Исхаков

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар халкының үсеш стратегиясендә милли театрлар беренче пунктларның берсен билгеләп торырга тиеш. «Татар-информ»да Театр елы уңаеннан оештырылган түгәрәк өстәл утырышында татар театрлары директорлары Милли үсеш стратегиясе турында да фикер алышты.

Кариев театры директоры Гүзәл Сәгыйтова туксанынчы елларда милләтне нәкъ менә театр саклап калуын искәртеп үтте. “Мәктәпләрдә татар теле дәресләрнең кыскартылуы безнең аудиториябезне кыскарта. Без алга таба эш юнәлешебез турында уйларга тиеш. Әмма татар театры татарча уйнарга тиеш һәм аның сыйфаты – бу да стратегиягә кагыла” – ди Гүзәл Сәгыйтова.

“Стратегияне халык үз тарихында үзе эшләгән инде аны. Мин туксанынчы елларда татар гимназиясендә укыттым. Ул татар халкының чын ренессансы иде. Безнең зур күтәрелеш булып алды. Аннары без чигенеш чоры кичердек. Хәзер стратегия мәсьәләсенең актуаль булуын татар халкы борылыш алдында тора дип уйлыйм”, - диде Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева.

Түбән Кама театры директоры Рөстәм Галиев татар театрларында спектакльләр эчке халәтебезгә акцент ясарга тиеш дип саный. “Бу да стратегия. Боларны төшереп калдырсак киләчәктә бару юлында күп әйберләрне югалтачакбыз”, - диде ул.

Татар театрлары директорлары әйтүе буенча, әлегә Татар халкының үсеш стратегиясе буенча театрлардан фикерләр сораган кеше юк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100