news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Театр белгече Нияз Игъламов ун ел эчендә яңа буын татар драматургиясе туачагын вәгъдә итә

Татар театрлары вәкилләре бүгенге татар драматургиясе турында фикерләрен җиткерделәр.

Театр белгече Нияз Игъламов ун ел эчендә яңа буын татар драматургиясе туачагын вәгъдә итә
Султан Исхаков

(Казан, 29 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар дәүләт театрлары җитәкчеләре һәм белгечләре татар театрына татар драматургиясенең кирәкмәве турында татар матбугатында барган бәхәсләргә кушылып, үз фикерләрен җиткерделәр. “Интертат” электрон газетасы башлап җибәргән фикер алышу “Сәхнә” журналында да, социаль челтәрләрдә дә актив барды. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында театр сезоны нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясе дә бу темадан читтә кала алмады.

“Татар драматургларының үзаңы туксанынчы елларда калган, кызганыч. Хәзер ХХI гасыр, башкача фикерләргә кирәк. Без аларның комедияләрен алабыз, ә тирән фикерле әсәрләрне бик тирән күрергә насыйп булды”, - диде Нияз Игъламов.

“Драматурглар, зинһар, үпкәләмәгез, театр алга китте, драматурглар артта калды, - дип аны җөпләде Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева. – Без язабыз, бездә утыз драматург бар диләр. Мин кичә ике татарча әйбер укыдым. Мин аларны укып чыккач, тынычлану өчен бер чынаяк чәй эчтем. Бу шулкадәр, русча әйткәндә, “бытовуха”: ир белән хатын, аларның тузга язмаган мөнәсәбәтләре... Без шуны чыгарырга тиешмени сәхнәгә. Ни өчен шулай ул? Россия драматургиясендә “Новая драма” юнәлеше бар. Кемдер аны кабул итмәскә дә мөмкин, ләкин аларда шулкадәр тирән әйберләр килеп чыккалый. Татар драматургиясендә тема сайлыгы, фикер сайлыгы, бер тирәдә казыну, күлмәк-ыштан тирәсендә генә йөрү... Кызыксыз темалардан кәеф төшә дә, алмыйбыз инде без аларны”.

Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов режиссерларга драматурглар белән активрак эшләргә киңәш итте: “Аларга нишләр драматург белән әсәрне үзгәртеп язып чыкмаска?!” – диде ул.

Кариев театры директоры Мансур Ярмиев үзләренең атаклы драматурглар белән эшләмәвен мисалга китерде: “Аларның язганнарын режиссер белән бергә үзгәртә-үзгәртә спектакльләр чыга”, - диде ул. “Драматурглар юк дип әйтә алмыйм. Алар бар. Язалар. Янында режиссер түземе җитеп утыра икән, бергә язалар икән – чыгарып була”.

Театр белгече Нияз Игъламов бу эшнең Европада ничек куелуы турында ачыклык кертте. Ул һәр дәүләт театрында драматург ставкасы булуы турында әйтте. Нияз Игъламов Камал театрының “Яңа татар пьесасы” лабораториясе турында да искәртеп узды. Әмма нәтиҗәләрне тиз генә көтеп булмавын белдерде. “Бүген лаборатория үткәрдек тә, иртәгә кочак-кочак гениаль әсәрләр килә дия алмыйбыз. Мин сезгә вәгъдә бирәм – ун ел эчендә яңа буын драматурглары киләчәк”, - диде ул.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100