news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТДГПУны тәмамлаучылар ассоциациясе Президиумы утырышы узды

Анда ассоциациянең президенты сайланган, 2009 елга эш планы расланган, республиканың өлкән сыйныф укучылары белән профориентацион эш алып бару турында фикер алышынган

(Казан, 3 март, “Татар-информ”). Бүген Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын тәмамлаучылар ассоциациясе Президиумы утырышы узды. Анда ассоциациянең президенты сайланган, 2009 елга эш планы расланган, республиканың өлкән сыйныф укучылары белән профориентацион эш алып бару турында фикер алышынган.
ТДГПУның Массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлегеннән алынган хәбәрләргә караганда, Ассоциациянең президенты итеп бертавыштан Татарстанның Халык шагыйре, Г.Тукай һәм Муса Җәлил исемендәге дәүләт премияләре лауреаты, вузның татар филологиясе факультетын тәмамлаган Ренат Харис сайланган. Бу нисбәттән ул: “Теләсә кайсы шартларда да без үз университетыбызның патриотлары булып калырга тиешбез”, - дигән.
Утырышта катнашучыларны ТДГПУ ректоры Рәдиф Җамалетдинов бүгенге көндә университеттагы хәлләр белән кыскача гына таныштырып үткән. Ул университет коллективының төп казанышы булып вузның комплекслы бәяләүне уңышлы узуын билгеләп үткән. “ТДГПУның 2015 елга кадәрге үсеш стратегиясе”н тормышка ашыру кысаларында эшләнгән чаралар белән таныштырган. Финанс кризисы булуга карамастан, оптимистик фаразлар турында хәбәр иткән.
ТДГПУның Тышкы элемтәләр буенча идарә башлыгы Р. Сәхипова күптән түгел генә уздырылган “Ачык ишекләр көне”ндә абитуриентлардан алынган сораштыру нәтиҗәләре белән таныштырган. Р.Җамалетдинов Ассоциация әгъзаларын 2009 елга укырга кабул итү тәртибе турында сөйләп, университетта абитуриентларны җәлеп итү буенча чаралар комплексы уздырылуы хакында мәгълүмат биргән.

news_right_1
news_right_2
news_bot