news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“ТДГПУның иң яхшы яшь укытучысы – 2010” исеменә Руслан Гарипов лаек булды

Ул университет данын Казан күләмендә яклаячак

(Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында “ТДГПУның иң яхшы яшь укытучысы – 2010” һөнәри осталык конкурсының финал туры узды. Анда юриспруденция факультетының дәүләт-хокук дисциплиналары кафедрасы мөдире, юридик фәннәр кандидаты, доцент Руслан Гарипов җиңү яулап, Гран-прига лаек булды. Ул университет данын Казан күләмендә яклаячак. Руслан Гариповка ел дәвамында хезмәт хакының 20 проценты өстәмә акча түләнеп барачак, калган педагоглар 15 процент күләмендә өстәмә алачак.

Конкурсның финалында университетның 8 яшь укытучысы – Анастасия Агеева, Руслан Гарипов, Нәфисә Зыятдинова, Александр Митрофанов, Ләйсән Рыбакова, Миләүшә Хәйретдинова (Хәйдәрова), Гөлназ Харисова, Илдар Хафизов үзен “Мин һәм минем һөнәрем” дигән иҗади номинациядә тәкъдим итте һәм дәрес фрагменты күрсәтте.

“ТДГПУның иң яхшы яшь укытучысы – 2010” һөнәри осталык конкурсы бу вузда, яшьләр арасында укытучыларның дәрәҗәсен күтәрү, югары белем бирү системасында инновацион укыту һәм тәрбия технологияләрен пропагандалау максатыннан, икенче ел оештырыла. Узган ел вуз күләмендә узган бәйгедә Музыка факультетының музыка белеме бирү методикасы, музыка теориясе һәм тарихы кафедрасы доценты Дилия Хәйретдинова җиңү яулаган иде. Ул бүген, финалга чыгучыларны сәламләп, уңыш теләде.

Талантлы яшь педагогларны ачыклау максатыннан оештырылган бәйгедә катнашучыларга ТДГПУ ректоры Рәдиф Җамалетдинов фатиха биреп, 2010 ел Россия һәм Татарстанда Укытучы елы буларак билгеләп үтеләчәген хәбәр итте. Һәм федераль дәрәҗәдә педагогларның абруен күтәрүгә юнәлтелгән карарлар кабул ителүне көтеп калуларын белдерде.

Университетта яшь педагоглар арасында бәйге 11 ноябрьдә башланган иде. Башта ул – факультетларда, аннан соң читтән торып узды. 2009 елның 30 ноябреннән 4 декабренә кадәр икенче турның беренче этабы оештырылган иде. Анда университетның 11 факультетыннан һәм ике институтыннан 16 яшь педагог катнашты. 3-4 декабрь көннәрендә жюри бәйгенең читтән торып катнашу этабына килгән портфолио һәм фәнни-популяр лекциянең видеоролигына бәя бирде. Һәм финалга университетның иң яхшы 9 яшь педагогын чыгарды. Бәйгедә ТДГПУның 55 яшь укытучысы үзенең көчен сынап карады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100