news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТДГПУда педагогик кадрлар әзерләү проблемалары хакында фикер алыштылар
Идел буе федераль университеты оештырылганнан соң, Татар дәүләт гуманитар–педагогика университеты укытучы кадрлар әзерләү буенча төп вуз булыр дип көтелә
Скопировать ссылку
(Казан, 29 гыйнвар, “Татар–информ”, Кристина Иванова). Кичә Казанда педагогик кадрлар әзерләүнең сыйфатын арттыру буенча ТР мәгариф идарәсе муниципаль органнары һәм югары уку йортлары эшчәнлеген интеграцияләү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
Татар дәүләт гуманитар–педагогика университетында узган республика семинарына республиканың 26 районыннан муниципаль белем бирү бүлекләре җитәкчеләре җыелды. ТДГПУның ике бинасында параллель рәвештә “Кластер алымы кысаларында педагогик юнәлештәге профиль алды һәм профиль сыйныфларында эшне оештыруның челтәр моделе” семинар–киңәшмәсе һәм ректорның мәгариф идарәсе муниципаль органнары җитәкчеләре белән очрашуы узды.
ТДГПУ ректоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Җамалетдинов муниципалитет вәкилләрен педагогик кадрлар әзерләүнең сыйфатын камилләштерү буенча үз теләкләрен белдерергә чакырды. Аерым алганда, ректор фикеренчә, басым мәктәпләрдә профориентация эшен камилләштерү буенча мәгариф идарәсе муниципаль органнары һәм вузлар арасында үзара бәйләнешне көчәйтү һәм югары уку йортын тәмамлаганнан соң мәктәпкә эшкә барачак абитуриентлар әзерләүгә ясалырга мөмкин. Рәдиф Җамалетдинов хәбәр иткәнчә, ике якка да файдалы хезмәттәшлек турында тиешле килешүләр Саба һәм Балык Бистәсе районнары белән төзелгән инде, тиздән Кукмара районы белән килешү имзаланачак. ТДГПУ ректоры ТР мәгариф идарәсе муниципаль органнары җитәкчеләренә шундый килешүләр төзү мөмкинлеге хакында уйларга тәкъдим итте.
Рәдиф Җамалетдинов вузның Казан дәүләт университеты һәм Казан дәүләт финанс–икътисад институты белән берләшүе, шулай ук Идел буе федераль университеты составына керүенә бәйле рәвештә вузның үсеш перспективаларын бәян итте. Идел буе федераль университеты оештырылганнан соң, Татар дәүләт гуманитар–педагогика университеты укытучы кадрлар әзерләү буенча төп вуз булыр дип көтелә. ТДГПУ ректорының сүзләренә караганда, хәзерге вакытта мәктәп укытучыларын әзерләү өлкәсендә проблемалар аз түгел.
Рәдиф Җамалетдинов билгеләп үткәнчә, вуз катлаулы демографик вәзгыять һәм педагогика вузларын тәмамлаучыларны эшкә урнаштыруга бәйле проблемалар аркасында кабул итүдә контроль саннарны киметүгә йөз тота. Аерым алганда, 2009 елда ТДГПУ тәмамлаучыларның 66,5 проценты үз белгечлеге буенча эшкә урнашкан. “Әмма әлеге өлкәдә проблемалар бик күп. Укытучы елында федераль үзәк дәрәҗәсендә төпле карарлар кабул ителер дип өметләнәм”, – дип белдерде Рәдиф Җамалетдинов.
Вузның беренче проректоры – уку–укыту эшләре буенча проректор Алмаз Галимов ТДГПУ һәм хезмәттәшлек турында комплекслы килешүләр нигезендә педагогик кадрлар әзерләүнең сыйфатын камилләштерү буенча идарә органнары арасындагы үзара бәйләнешне көчәйтү хакында доклад ясады.
ТДГПУның кабул итү комиссиясе җаваплы секретаре Рөстәм Миңнәхмәтов 2010 елда абитуриентларны кабул итү тәртибе хакында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, документлар кабул итү 18 июньдә башлана. ТДГПУга педагогик белгечлекләр буенча укырга керергә теләүчеләрдән рус теле, җәмгыять белеме, шулай ук математика яки чит тел буенча БДИ нәтиҗәләре кирәк булачак.
Киңәшмәгә нәтиҗә ясап, анда катнашучылар педагогик белгечлекләрне үз юнәлеше итеп алган республика мәктәпләрен тәмамлаучылар белән профориентация эше дәвам итәчәк, дип ассызыклады.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2