news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТДГПУда Чит телләр институты оешты

Ул Чит телләр факультеты, Көнчыгыш телләр факультеты һәм факультетара кафедралар нигезендә барлыкка килде

(Казан, 3 март, “Татар-информ”). Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында Чит телләр институты оешты. Ул Чит телләр факультеты, Көнчыгыш телләр факультеты һәм факультетара кафедралар нигезендә барлыкка килде.
Университетның Массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, Чит телләр институты кадрларга тел өйрәтү һәм фәнни-методик яктан әзерләүнең сыйфатын яхшырту, бу өлкәдә фәнни-педагогик көчләрнең яңа белем бирү программаларны һәм технологияләрне булдыруда берләшүе, университетның инновацион үсешендә методик-педагогик һәм лингвистик дисциплиналарның ролен көчәйтү, халыкара һәм мәдәни-агарту эшчәнлеген киңәйтү, фәнни һәм педагогик экспертиза алып бару максатында оешкан.
Чит телләр институты составына көнбатыш Европа телләре бүлеге һәм көнчыгыш телләр бүлеге керде.

news_right_1
news_right_2
news_bot