news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТДГПУ урынына Татар филологиясе һәм тарихы институты яки бүтән исемдә институт булачак

Моннан тыш, Идел буе федераль университеты статусындагы Казан университеты канаты астында яңа факультетлар, институтлар барлыкка киләчәк

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Яңа федераль дәрәҗәдәге университетка әйләнгәч, Казан дәүләт университетында фундаменталь медицина, галәм, инженерлык факультетлары барлыкка киләчәк, төбәк белеме киңрәк, ягъни татар халкы тарихы һәм мәдәниятеннән тыш, Идел буе төбәгендә яшәүче җирле халыкларның башкалары да өйрәнеләчәк, урбанистика мәсьәләләрендә нәрсә дә булса булачак, Педагогика (яки укытучылар) институты, Икътисад институты һ.б. барлыкка киләчәк. Казан дәүләт университетының Чаллыдагы филиалы исә Идел буе федераль университет составындагы институт дәрәҗәсенә үзгәрүе мөмкин.

 Шушы федераль университет составында Татар филологиясе һәм тарихы институты яки бүтән исемдә институт булачак. Моның өчен Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультеты хәзерге Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетына күчереләчәк һәм андагы шушы юнәлештәге факультетлар белән кушылачак, аңлашыла ки, аның фасадындагы хәзерге атамасы да үзгәрәчәк. Моннан тыш, шуларга Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбия һәм сәнгать институты, Татар энциклопедиясе институты кебек фәнни учреждениеләрне кушу турында да сүз бара.  

 «Чыннан да, техник уку йортларында рус филологиясен Казан дәүләт университеты укытучылары барып укытып йөри икән, нишләп әле андый юнәлешне гуманитар югары уку йортларына гына кайтарып калдырмаска. Бик күп уку йортларында юриспруденция, икътисад белгечлекләре буенча белем бирелә, ә әйбәт юристлар белән яхшы икътисадчыларга кытлык әле дә сизелә, димәк, аларны әкренләп «бер кул»га берләштерү отышлы, әйтик, юристлар әзерләү буенча Казан дәүләт университетының 200 еллык тәҗрибәсе бар», - дип, КДУ ректоры Мәгъзүм Сәлахов югары белем бирүдә гуманитар фәннәр буенча федераль университетлар, инженерлык юнәлешлеләр буенча илкүләм (национальный) университетлар эшләргә тиешлеге хакында бүген «Татмедиа» агентлыгында үткәрелгән матубгат конференциясендә басым ясап әйтте. Болардан тыш, һәр югары уку йортының белем бирү буенча үз программасы бар, федераль бюджеттан аларга кайчак бер үк төрле программалар өчен акча бирелә, федераль университетка берләштерелгәч, бюджет моннан ота гына, дип саный М.Сәлахов. 

Хәзерге вакытта 3-4 ел бакалавриат буенча фундаменталь белем бирелсә, монда артык зур үзгәреш булмаса да, алга таба 2015 елларга магистратура һәм аспирантура берничә тапкырга артачак һәм анда эш элиталы кадрлар әзерләүне максат итеп оештырылачак, диде ректор. Яңа статустагы Казан дәүләт университетының максаты: белем бирүнең сыйфатын тагын да күтәрү һәм яңа мөмкинлекләргә ия сәләтле белгечләр әзерләү.

Искәртеп үтәбез: Идел буе федераль университеты булдыру өчен бюджеттан баштагы 5 елга 7,5 млрд. сум кадәр сумма бүлеп биреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100