news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
ТДГПУ студентлары Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтте
Бүген Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында Ватанны саклаучылар көненә багышланган спорт бәйрәме узды
Скопировать ссылку
(Казан, 19 февраль, “Татар-информ”). Бүген Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында Ватанны саклаучылар көненә багышланган спорт бәйрәме узды. Анда Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, мөгаллимнәр, студентлар катнашты.
Бәйрәмне уку йорты ректоры Рәдиф Җамалетдинов ачып җибәрде. “Быел Ватанны саклаучыларга багышланган спорт чарасы университетта беренче тапкыр үткәрелә. Алга таба шундый бәйрәмне үткәрү бездә күркәм традициягә әйләнер дип ышанам”, - диде ул. Бәйрәмнең максаты – яшьләрдә сәламәт яшәү рәвешен һәм ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләү. Ватанны саклаучыларны хөрмәтләү йөзеннән үткәрелгән спорт бәйрәмендә ветераннарыбызның да катнашуы зур әһәмияткә ия, дип билгеләп үтте ректор. Аның чыгышыннан соң уку йорты студентлары ветераннарга чәчәкләр бүләк итте. Ветераннар исеменнән кунаклар алдында университетның Ветераннар советы рәисе Николай Гончаров чыгыш ясады.
Университет шәкертләре хәзерге вакытта 12 факультетта белем ала. Бүген бәйгеләрдә табигый география, тарих, математика, физика, филологик белемне бирү, татар филологиясе, чит телләр, физик тәрбия, сәнгать белеме, хокук белеме, социаль-икътисадый һәм психологик-педагогик белем бирү факультетлары егетләре һәм кызлары көч сынашты.
Конкурслар төрле булды. Алар арасында үз командаларын тәкъдир итү, акыл көчен сынап карау, физик көчне күрсәтү бәйгеләре һәм башка ярышлар аеруча кызыксыну уятты. Егетләр осталыгына социаль һәм тәрбия эше буенча ректор урынбасары Фираз Харисов җитәкчелегендәге жюри бәя бирде.
Шунысы да үзенчәлекле булды: һәр ярыштан соң университетның сәләтле шәкертләре музыкаль чыгышлар белән сөендерде.
Ярышларда беренче урынны – физик тәрбия, икенче урынны – физика, 3 урынны хокук белеме факультетларында белем алучы студентлар яулады. Физик тәрбия факультеты шәкертләре командасына күчмә кубок тапшырылды. Җиңүчеләр 1985 елда университетның физик тәрбия факультетын тәмамлаган, СССР спорт мастеры, “Новад” җәмгыяте генераль директоры Владимир Новичковтан бүләккә торт алдылар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot