Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТДГПУ республика районнарында абитуриентлар белән очрашулар уздыра
Бу көннәрдә университет педагогларыннан торган делегация Кукмара районының 2 нче мәктәбендә булды һәм чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашты
(Казан, 6 март, “Татар-информ”). Татар дәүләт гуманитар-пелагогика университетыннан алынган хәбәрләргә караганда, әлеге вузда профориентацион эшчәнлек тулы көченә бара. Бу көннәрдә республика районнарында булачак абитуриентлар белән очрашулар оештырыла башлады.
Мәсәлән, филология фәннәре докторы, профессор, татар әдәбияты кафедрасы мөдире Фуат Галимуллин, физика-математика фәннәре кандидаты, доцент Ләлә Галиева, профориентация һәм белгечләрне эшкә урнаштырырга ярдәм итү бүлеге башлыгы Рамилә Хабибуллина, кабул итү комиссиясенең җаваплы секретаре урынбасары Алмаз Гыйззәтуллин Кукмара районының 2 нче урта мәктәбендә булды һәм Кукмара районы мәктәпләрен тәмамлаучылар белән очрашты. Аларны 2009 елда ТДГПУна укырга керү тәртибе, яңа белгечлекләр белән таныштырды һәм укучыларның Бердәм дәүләт имтиханына кагылышлы сорауларына җавап бирде.
Укучыларны бигрәк тә маркетолог, менеджер кебек яңа белгечлекләр кызыксындырды. Алардан шулай ук университет базасында Бердәм дәүләт имтиханына әзерләнү буенча семинарлар оештыру тәкъдиме керде.
Рәсми хәбәрләргә караганда, март ае дәвамында Татарстанның башка районнарына сәфәрләр көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз