news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТДГПУ педагогика һәм психологиядән өзлексез белем бирү буенча халыкара җыен уздыра

Конференция күренекле галим, педагогика фәннәре докторы, профессор, РФнең атказанган фән эшлеклесе Җәмил Нигъмәтовның 70 яшьлек юбилеена багышлана

(Казан, 9 ноябрь, “Татар-информ”). РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Фәннәр академиясе, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты агымдагы елның 14-15 ноябрь көннәрендә “Психология һәм педагогикадан өзлексез белем бирү теориясе һәм практикасы: проблемалар, эзләнүләр, перспективалар” дигән халыкара фәнни-гамәли конференция уздыра.

ТДГПУдан алынган рәсми хәбәрләргә караганда, җыен күренекле галим, педагогика фәннәре докторы, профессор, РФнең атказанган фән эшлеклесе Җәмил Нигъмәтовның 70 яшьлек юбилеена багышлана.

Конференция үз алдына психология-педагогика белемен бирүдә теоретик һәм гамәли, традицион һәм инновацион алымнарны анализлау һәм гомумиләштерү, кадрлар әзерләүдә яңа тенденцияләрне һәм новаторлыкны өйрәнү максатын куя.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100