news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТДГПУ “Мәгърифәт” газетасы белән берлектә Яшь башкаручылар фестивален уздыра

Быел дүртенче тапкыр оештырыла торган фестиваль классик, эстрада, халык музыкасы һәм бию жанрларын башкаручы яшьләргә профессиональ үсештә гамәли ярдәм күрсәтү, татар сәнгатен яшьләр арасында популярлаштыру максатын куя

(Казан, 15 июнь, “Татар-информ”). Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты “Мәгърифәт” газетасы белән берлектә Яшь башкаручылар фестивален уздыра. Университеттан алынган мәгълүматларга караганда, быел дүртенче тапкыр оештырыла торган фестиваль классик, эстрада, халык музыкасы һәм бию жанрларын башкаручы яшьләргә профессиональ үсештә гамәли ярдәм күрсәтү, татар сәнгатен яшьләр арасында популярлаштыру максатын куя.

Фестивальдә катнашу өчен башлангыч музыкаль һәм хореографик әзерлекле югары һәм чыгарылыш сыйныф укучылары, педагогик һәм сәнгать юнәлешендәге урта махсус уку йортлары студентлары чакырыла.

Яшьләр ялгыз һәм ансамбльдә җырлау, музыка уен коралларында уйнау һәм бию номинацияләрендә чыгыш ясый ала.

Конкурста катнашырга теләк белдерүчеләр 2009 елның 30 июненә кадәр оештыру комитетына документларын тапшырып бетерергә тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot