news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТДГПУ да халыкларның хокуклары мәсьәләсе хакында фикер алышачаклар

ТДГПУ да “Заманча җәмгыятьтә халыклар хокукларының актуаль мәсьәләләре” конференциясе узачак

(Казан, 16 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). 19 нчы май көнне Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында “Заманча җәмгыятьтә халыклар хокукларының актуаль мәсьәләләре” темасына халыкара фәнни-гамәли конференция узачак.
Конференция эшендә Татарстан юстиция министры Мидхәт Корманов, Татарстанда кеше хокуклары буенча уполномоченный Рәшит Вәгыйзовның, Канаданың төп халкы вәкиленең катнашуы көтелә. Ул көнне төп халыкларның, милли азчылык, халыкларның үзбилгеләнешенә хокуклары мәсьәләләре күтәреләчәк, дип хәбәр итә ТДГПУның җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге.


news_right_1
news_right_2
news_bot