news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТДГПУ белгечләр әзерләүдә тагын бер кат югары сыйфат белән эшләвен раслады

Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты “Һөнәри белем бирү мәгариф учреждениеләрендә белгечләр әзерләүнең сыйфаты системасы” конкурсы лауреаты булды

(Казан, 3 ноябрь, “Татар-информ”). Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт “Һөнәри белем бирү мәгариф учреждениеләрендә белгечләр әзерләүнең сыйфаты системасы” конкурсының 2009 ел нәтиҗәләрен игълан итте. Һөнәри белем бирүнең сыйфаты белән идарә итүне координацияләү Советы хуплаганча, әлеге конкурста Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты лауреат дип таныла.

Бәйгенең техник секретариаты, ТДГПУ ректоры, профессор Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов исеменә, белем бирүнең сыйфаты буенча конкурста җиңүләре уңаеннан, котлау юллады. Шулай итеп, ТДГПУ белгечләр әзерләүдә тагын бер кат югары сыйфат белән эшләвен раслады.

5 ноябрьдә исә Мәскәүдә үтәчәк “Һөнәри белем бирүдә сыйфат гарантиясе” Халыкара форумында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы була дип хәбәр итте вузның Массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100