news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Таян Аллаһка» бөтенроссия бәйгесендә катнашу өчен гаризаны 30 апрельгә кадәр биреп була

«Таян Аллаһка» бөтенроссия әдәби бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә. Әдәби бәйгене Татарстан мөфтияте Россия ислам институты һәм «Идел» журналы белән берлектә үткәрә.

Әлеге конкурс Россиядә яшәүче татарлар арасында талантларны барлау һәм берләштерү, аларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү максатыннан уздырыла.

Бәйге өч этапта үтә. 1 этап – әсәрләрне кабул итү (2022 елның 1 февраленнән 30 апрельгә кадәр). 2 этапта – жюри әгъзалары тарафыннан әсәрләрне бәяләү (1 май – 30 июнь), 3 этапта – җиңүчеләрне билгеләү (2022 елның сентябре) булачак. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгедә Россиядә яшәүче 10 яшьтән алып 45 яшькә кадәрге теләге булган һәр кеше катнаша ала. Төп шарт бәйгедә катнашучы иҗат эше белән профессиональ рәвештә шөгыльләнергә тиеш түгел.Конку рсның быелгы өстенлекле темасы – Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы.

Бәйге өч номинациядә үтә: шигърият, чәчмә әсәр һәм публицистика. Конкурска тәкъдим ителгән әсәрләр һәм мәкаләләр татар әдәби телендә язылып, электрон вариантта кабул ителә: tatarkonkurs@mail.ru.

Авторлар эшләрен өч номинациянең берсенә генә җибәрә ала,, ягъни бер автор бары бер генә номинациядә катнаша ала. Әсәрләр белән бергә конкурста катнашучы үзе турында кыскача мәгълүмат, адресын һәм телефон номерын җибәрергә тиеш. Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 277-68-26.

Исегезгә төшерәбез: 2010 елдан үткәрелә торган «Таян Аллаһка» әдәби бәйгесен танылган татар мәгърифәтчесе, галим һәм дин эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якупов башлап җибәргән иде. Бәйгегә йомгакны «XI Якупов укулары» төбәк фәнни-гамәли конференциясе кысаларында ясау ниятләнә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100