news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Таян Аллаһка!» әдәби бәйгесе җиңүчеләре игълан ителде

«Таян Аллаһка!» әдәби бәйгесе җиңүчеләре игълан ителде
Фото: dumrt.ru

Бүген, 17 сентябрьдә, Россия ислам институтында «XV Якупов укулары» төбәк фәнни-гамәли конференциясе узды. Якупов укуларының аеруча дулкынландыргыч өлеше «Таян Аллаһка!» Бөтенроссия әдәби бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү булды. Әлеге бәйгене 2010 елда танылган татар мәгърифәтчесе, галим һәм дин эшлеклесе Вәлиулла Якупов башлап җибәргән иде. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан мөфтияте бәйгене Россия ислам институты һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналы белән берлектә Россиядә яшәүче татарлар арасында талантларны барлау һәм берләштерү, иҗади эшчәнлекне үстерү максатыннан үткәрә. Конкурста Россиядә яшәүче 10 яшьтән алып 75 яшькә кадәрге теләгән һәр кеше катнаша ала. Төп шарт булып аларның иҗат эше белән профессиональ рәвештә шөгыльләнмәве тора. Быел бәйге шигърият, чәчмә әсәр һәм публицистик язма номинацияләрендә үтте.

Конкурста җиңүчеләр бүген Татарстан Мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин һәм «Гаилә һәм мәктәп» һәм «Мәгариф» журналлары баш мөхәррире Гөлүсә Закирова кулыннан дипломнар һәм бүләкләр алды.

«Таян Аллаһка!» әдәби бәйгесенең 2025-2026 елгы йомгаклары:

Шигърият:

1 урын – Мөхәммәтова Нурисә Шамил кызы (Башкортостан Республикасы, Нефтекама)

2 урын – Дәүләтбаева Рузилә Нуршәех кызы (Татарстан Республикасы, Әгерҗе)

3 урын – Фазлыева Лениза Минхуҗа кызы (Татарстан Республикасы, Мамадыш).

Чәчмә әсәр:

1 урын – Мостафина Миләүшә Әхмәт кызы (Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе)

2 урын – Гыйльметдинова Фатыйма Гомәр кызы (Башкортостан Республикасы, Борай)

3 урын – Билалов Илшат Винзел улы (Татарстан Республикасы, Казан)

Публицистик язма:

1 урын – Хәйруллин Ринат Миннегаян улы (Татарстан Республикасы, Мамадыш)

2 урын – Мәхмүтова Иделия Мәннан кызы (Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе)

3 урын – Мөхәрләмова Гөлнур Габделәзәл кызы (Татарстан Республикасы, Әтнә)

Махсус бүләк:

Гыйниятуллина Хәбибә Дамир кызы (Татарстан Республикасы, Олы Кайбыч)

Бәйгедә җиңгән иң яхшы эшләр «Гаилә һәм мәктәп» журналы битләрендә һәм сайтында дөнья күрәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot