Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Таян Аллаһка» әдәби бәйгесе игълан ителде
Татарстан мөфтияте Россия ислам институты һәм «Идел» журналы белән берлектә янәдән «Таян Аллаһка» бөтенроссия әдәби бәйгесен үткәрә. Әлеге конкурс Россия Федерациясендә яшәүче татарлар арасында талантларны барлау һәм берләштерү, аларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү максатыннан уздырыла.
Каләм тибрәтүче милләттәшләр арасындагы бәйге өч этапта үтә. Беренче этап – әсәрләрне кабул итү – 2023 елның 1 февраленнән 31 июльгә кадәр бара. Икенче этапта жюри әгъзалары әсәрләрне бәяли (2023 елның августы), өченче этапта җиңүчеләр билгеле (2023 елның сентябре) булачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйгедә Россиядә яшәүче 10 яшьтән алып 60 яшькә кадәр теләгән һәр кеше катнаша ала. Төп шарт булып аларның иҗат эше белән профессиональ рәвештә шөгыльләнмәве тора. Бәйгегә профессиональ язучыларның, шагыйрьләрнең, журналистларның әсәрләре һәм язмалары кабул ителми.
Бәйге өч номинациядә үтә: шигърият, чәчмә әсәр һәм публицистик язма. Конкурска тәкъдим ителгән әсәрләр һәм мәкаләләр, әдәби татар телендә язылып, электрон вариантта tatarkonkurs@mail.ru почтасына кабул ителә.
Авторлар эшләрен өч номинациянең берсенә генә җибәрә ала, ягъни бер автор бары бер генә номинациядә катнаша ала. Әсәрләр белән бергә конкурста катнашучы үзе турында кыскача мәгълүмат, адресын һәм телефон номерын җибәрергә тиеш. Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 277-68-26.
Билгеле булганча, 2010 елдан үткәрелә торган «Таян Аллаһка» әдәби бәйгесен танылган татар мәгърифәтчесе, галим һәм дин эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якупов башлап җибәргән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз