news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Таян Аллаһка» әдәби бәйгесе башланды

«Таян Аллаһка» әдәби бәйгесе башланды
Салават Камалетдинов, архив

Татарстан мөфтияте Россия ислам институты һәм «Идел» журналы белән берлектә янәдән «Таян Аллаһка» бөтенроссия әдәби бәйгесен үткәрә. Әлеге конкурс Россия Федерациясендә яшәүче татарлар арасында талантларны барлау һәм берләштерү, аларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү максатыннан уздырыла.

Бәйге өч этапта үтә. 1 этап – әсәрләрне кабул итү – 2023 елның 1 февраленнән 31 июленә кадәр бара. 2 этапта жюри әгъзалары әсәрләрне бәяли (2023 елның августы), 3 этапта җиңүчеләр билгеле (2023 елның сентябре) булачак. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Бәйгедә Россиядә яшәүче 10 яшьтән алып 60 яшькә кадәр теләгән һәр кеше катнаша ала. Төп шарт булып аларның иҗат эше белән профессиональ рәвештә шөгыльләнмәве тора. Бәйгегә профессиональ язучыларның, шагыйрьләрнең, журналистларның әсәрләре һәм язмалары кабул ителми.

Бәйге өч номинациядә үтә: шигърият, чәчмә әсәр һәм публицистик язма. Конкурска тәкъдим ителгән әсәрләр һәм мәкаләләр, әдәби татар телендә язылып, электрон вариантта tatarkonkurs@mail.ru почтасына кабул ителә.

Авторлар эшләрен өч номинациянең берсенә генә җибәрә ала, ягъни бер автор бары бер генә номинациядә катнаша ала. Әсәрләр белән бергә конкурста катнашучы үзе турында кыскача мәгълүмат, адресын һәм телефон номерын җибәрергә тиеш.  

Билгеле булганча, 2010 елдан үткәрелә торган «Таян Аллаһка» әдәби бәйгесен танылган татар мәгърифәтчесе, галим һәм дин эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якупов башлап җибәргән иде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100