news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Таян Аллага!» республикакүләм әдәби конкурсы җиңүчеләре билгеле булды

Конкурсның төп максаты – татар телендә дини темага иҗат итүче сәләтле яшьләрне барлау, бәяләү, аларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү.

(Казан, 17 сентябрь, "Татар-информ"). 20 сентябрьдә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә узачак «VII Якупов укулары» фәнни-гамәли конференциясендә «Таян Аллага!» әдәби конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы була. Бу хакта Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурс традицион рәвештә ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия ислам институты тарафыннан оештырыла. Шуны билгеләп үтәргә кирәк: әлеге әдәби бәйге күренекле татар мәгърифәтчесе, дин галиме һәм шаһит Вәлиулла хәзрәт Якупов башлангычы белән уздырыла башлады.

Конкурсның төп максаты – татар телендә дини темага иҗат итүче сәләтле яшьләрне барлау, бәяләү, аларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү. Анда 10 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге Россия гражданнары катнаша алды. Бәйге шигърият, чәчмә әсәр, драматургия, публицистик язма номинацияләрендә үткәрелде. Конкурска Татарстаннан һәм Россия төбәкләреннән барлыгы ике дистәгә якын эш кабул ителде. Катнашучыларның иҗат эше белән профессиональ рәвештә шөгыльләнмәве һәм тәкъдим ителгән эшләрнең татар телендә язылган булуы төп шарт итеп куелган иде.

Конкурс өч этапта узды: I этап — әсәрләрне җыю (2017 елның 1 ноябреннән 2018 елның 31 мартына кадәр), II этап — әсәрләрне жюри тарафыннан бәяләү (2018 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр), III этап — нәтиҗәләрне игълан итү.

Иҗади эшләр абруйлы жюри тарафыннан бәяләнеп, җиңүчеләр билгеләнде. Аларга акчалата һәм истәлекле бүләкләр, дипломнар тапшырылачак.

2017-2018 елгы «Таян Аллага» әдәби конкурсы түбәндәге нәтиҗәләр белән төгәлләнде:

Гран-при

Бикмуллина Алинә Фарис кызы (Татарстан Республикасы Казан шәһәре)

Проза

1 урын – Вәлишина Лилия Рәис кызы (Татарстан Республикасы Арча шәһәре)

2 урын – Шакирова Гөлфинә Рәҗәп кызы (Татарстан Республикасы Алабуга шәһәре)

Шигърият

1 урын – Мостафин Инсаф  Фәнис улы (Татарстан Республикасы Казан шәһәре)

2 урын – Таҗитова Самира  Марат  кызы (Татарстан Республикасы Казан шәһәре)

Публицистика

1 урын – Заитов Рөстәм Марат улы (Пермь крае Барда районы Каенавыл авылы)

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100