news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тавыш бирү көнендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә мәгълүмат үзәге эшләячәк

Анда экспертлар, спикерлар һәм тавыш бирүдә катнашучылар чакырылачак.

Тавыш бирү көнендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә мәгълүмат үзәге эшләячәк
Владимир Васильев

(Казан, 11 июнь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). 1 июльдә Татарстанда мәгълүмат үзәге эшли башлаячак. Анда экспертлар һәм тавыш бирүдә катнашучылар үз фикерен әйтә алачак. Бу хакта онлайн-конференция барышында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев әйтте.

«Быел Россиякүләм тавыш бирү көнендә Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүмат үзәге ачачак. Бу яхшы яңалык. Без анда гел элемтәдә булачакбыз, даими рәвештә медиа мәйданчыклары ясаячакбыз, экспертлар, спикерлар һәм инде тавыш бирүдә катнашырга өлгергән кешеләрне чакырачакбыз», — диде Кондратьев.

Тавыш бирү көнендә барлык сайлау участокларында да коронавирус таралуга каршы саклык чаралары күреләчәк. Тавыш бирүчеләрне һәм сайлау комиссиясе әгъзаларын бер тапкыр куллана торган битлек һәм перчаткалар белән тәэмин итәчәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot