news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тавык ите белән алма арзаная, яшелчә кыйммәтләнүен дәвам итә

Узган атна эчендә кәбестә һәм башлы суган бәясе тагын 6,1-6,8 процентка күтәрелгән, бәрәңге өчен дә 2,4 процентка артыграк түләргә туры килгән

(Казан, 17 февраль, “Татар-информ”). Тавык ите 0,4 процентка, дуңгыз ите -0,5 процентка, алма - 0,2 процентка арзаная төшкән. Ә менә кәбестә белән суган инде берничә атна кыйммәтләнүен дәвам итә. Узган атнада Казанның сәүдә нокталарындагы бәяләр үзгәрешен кыскача шулай характерлап булыр иде.

Татарстанстаттан алынган мәгълүматларга караганда, узган бер атна эчендә кәбестә һәм башлы суган бәясе тагын 6,1-6,8 процентка күтәрелгән. Бәрәңге өчен дә 2,4 процентка артыграк түләргә туры килгән. Башка туклану продуктларына килгәндә, сырлар бәясе 3,1 процентка, майлы эремчек, шикәр комы, көнбагыш мае 0,3-0,8 процентка күтәрелә төшкән.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100