news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Таврида” халыкара слетына заявкаларны 25 нче майга кадәр тапшырырга мөмкин

Слетның 6 сменасы 2015 нче елның 2 нче июленнән 10 нчы сентябренә кадәр Севастополь шәһәреннән ерак түгел Кача бистәсендә узачак

(Казан, 8 май, “Татар-информ”). www.forumtavrida.ru сайтында “Таврида” халыкара яшьләр слетына 2015 нче елның 25 нче маена кадәр теркәлергә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы.

Слетның 6 сменасы 2015 нче елның 2 нче июленнән 10 нчы сентябренә кадәр Севастополь шәһәреннән ерак түгел Кача бистәсендә узачак.

Хәзерге вакытта форумга теркәлү ачык. Чарада катнашуга сайлап алу өчен 1500 дән артык тутырылган анкеталар, шулай ук волонтерлар корпусына 900 гә якын заявка тапшырылган. Алар илнең барлык төбәкләреннән кабул ителә.

Әгәр анкетага төбәктә гамәлгә ашырыла торган проектлар турында мәгълүматлар, иҗади эссе яки портфолио беркетелә икән, форумга бару өчен шанслар арта. Катнашучылардан тыш, форум сайтында булачак волонтерлар да теркәлә – алар “Таврида” волонтерлар корпусында эшләү өчен үз заявкаларын юллый. Әлеге корпуста волонтер булып эшләү тәҗрибәсе булган 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәр яшьләр туплана.

“Таврида”ны оештыручылар – Гомумроссия Халык фронты, “Опора России” иҗтимагый оешмасы һәм яшьләр эшләре буенча “Росмолодежь” федераль агентлыгы.

Форумның тарихи-патриотик юнәлеше үз тирәсендә Россия һәм БДБ илләреннән генә түгел, шулай ук ерак чит илләрдән дә яшьләрне берләштерәчәк. 4 мәйданда 2 меңгә якын кеше бөтен илдән танылган экспертлар белән аралашу, Кырым һәм Севастополь яшьләре белән танышу мөмкинлегенә ия булачак.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot