news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Таврида” форумында Башкортстанның ике вәкиле 100 һәм 200 меңлек грант алды

“Таврида”ның беренче сменасында ил буенча 450 яшь сәнгать әһеле катнашкан.

(Казан, 23 июль, “Татар-информ”). “Таврида” бөтенроссия яшьләр форумы финалистлары санына Башкортстанның ике вәкиле кергән. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Земфира Рәшитова һәм Алинур Ялмурзин “Бергә” (“Вместе”) сменасында үз проектларын тәкъдим итеп, өйләренә грант белән кайталар.

Башкортстан Яшьләр сәясәте һәм спорт министрылыгы хәбәр итүенчә, Уфа дәүләт сәнгать институты студенты 200 меңлек грант откан. Земфира Рәшитова әлеге акчага “Мисс International Ufa” этникара матурлык һәм талант бәйгесе оештыра.

Алинур Ялмурзин 100 мең акчасын “Курай-баттл” яшьләр музыкаль фестивален оештыруга тотачак.

“Таврида”ның беренче сменасында ил буенча 450 яшь сәнгать әһеле катнашкан. Икенчесе -  “халык” сменасында шәһәр мохите рәссамнары, архитекторлары, дизайнерлары, урбанистлары һәм фоторәссамнары катнаша.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100