news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Таулы Карабахта танылмаган республиканың яшәүдән туктавы хакында хәбәр иттеләр

Таулы Карабах Президенты Самвел Шахраманян республиканың яшәүдән туктавы турындагы указны имзалады. Бу хакта 24News.am хәбәр итә.

Указ нигезендә, Таулы Карабах Республикасы 2024 елның 1 гыйнварыннан яшәүдән туктаячак.

Таулы Карабах халкына, шул исәптән республикадан читтә яшәүчеләргә алга таба калу мөмкинлеге турында мөстәкыйль һәм шәхси карар кабул итү максатыннан Азәрбайҗан Республикасы тәкъдим иткән реинтеграция шартлары белән танышырга кушканнар.

Шулай ук танылмаган Таулы Карабах Республикасының элеккеге тышкы эшләр министры, танылмаган республика Президенты киңәшчесе Давид Бабаян Азәрбайҗан хакимиятенә бирелергә карар кылган.

Кичә Азәрбайҗанда хәрбиләр танылмаган Таулы Карабах Республикасының элеккеге дәүләт министры Рубен Варданянны тоткарлаган. Аны Азәрбайҗан чигендә кулга алганнар.

Искәртеп узабыз, 19 сентябрьдә Азәрбайҗан Саклану министрлыгы террорчылыкка каршы җирле характердагы чаралар башлануы турында белдерде. Хәл кискенләшүгә карамастан, Россия тынычлык урнаштыручылары Карабахта үз функциясен үтәвен дәвам итте.

Соңрак Россия тынычлык урнаштыру контингенты җитәкчелеге арадашлыгында Таулы Карабах вәкилләре һәм Азәрбайҗан арасында атышны тулысынча туктату турында килешүгә ирешелде, дип яза «Татар-информ».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100