news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тау проходчигының җир өстенә чыгуы сузыла

Тау проходчигының җир өстенә чыгуы сузыла

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). "Сөембикә" тоннель проходчигы комплексына "Әмәт тавы" станциясе өстенә чыгу өчен бер атнага якын кирәк - тимер юлчылар әлеге урынга тиз вакыт эчендә чыгуны тыйган.

Искә төшереп үтәбез, техниканың җир өстенә чыгуы декабрь уртасына планлаштырылган иде. Әмма эш графигына төзәтмәләр кертергә туры килгән. Эш шунда ки, машина иң соңгы этапта Роторная урамы тирәсендәге тимер юл астыннан үтәргә тиеш. "Әмәт тавы" станциясендәге беренче тоннель көзен тапшырылган иде. Шул вакытта ук тимер юлчылар машина торгызылган тоннель белән авария килеп чыгуга сәбәп булырга мөмкин, дип хәвефләнгән иде, чөнки тимер юл составы үткәндә җиргә берничә йөз тонна басым ясала. Шул рәвешле, грунт утырырга мөмкин. Бу юлы тимер юлчылар беренче эш итеп метро төзүчеләргә поездлар йөрү графигын биргән. Аерым алганда, әгәр составлар бер-бер артлы барса, проходчиклар җир асты тоннеле төзелешен туктатып торырга тиеш. Поездларның интервалы вакытында машина тәүлегенә бер метр тирәсе генә яки азрак та хәрәкәт итәргә мөмкин. "Казан метро төзелеше" муниципаль унитар предприятиесе юл белгечләренең барлык күрсәтмәләрен күздә тота.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100