news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Тау Фест»: 29-30 августта Казанда китап фестивале үтәчәк

«Тау Фест»: 29-30 августта Казанда китап фестивале үтәчәк
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

29 һәм 30 август көннәрендә Казанда юбилей уңаеннан V «Тау Фест» китап фестивале узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара әдәбият, театр һәм музыканы берләштереп, гаилә кыйммәтләренә багышлана. Фестиваль Шәһәр һәм Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү уңаеннан оештырыла.

Чарада балалар һәм олылар катнаша ала. Кунакларны танылган язучылар белән иҗади очрашулар, китап укучылар бәйгесенең финалы, әдәби геройларны хәтерләтә торган костюмнар парады, асфальтка ясалачак рәсемнәр марафоны көтә.

Интерактив катнашуны максат итеп куйган балалар программасы аерым юнәлеш буларак карала. Аңа «Яшь талантлар сәхнәсе», «Китап укучылар бәйгесе», «Иҗади лабораторияләр», әдәби «Бер дәрәҗәдә аралашу» чарасы керә.

«Иҗади лабораторияләр» буенча көлкеле персонажлар уйлап табу, рәсем ясау, әдәби иҗат остаханәләре, музыка һәм театр тамашалары, шулай ук китапларга рәсем ясаучылар, язучылар белән дәресләр уздырыла. Фестиваль кунаклары өчен марионетка театры, Казанның «ТРИСТОРИ» театры, инклюзия юнәлешендәге «Э-моция» студиясе чыгыш ясаячак.

Әдәби остаханәдә Дарья Донцова, Дмитрий Емц, Андрей Усачев, Сергей Махотин, Нина Дашевская, Юлия Ивлиева һәм башка авторлар белән очрашулар каралган. Татар язучылары, шагыйрьләре, режиссерлары, мәшһүр шагыйребез турында документаль проектлар тудыручылар катнашында Габдулла Тукайның тууына 140 ел булуга багышланган аерым программа әзерләнә.

Фестивальдә музыкаль программа белән «Пластилиновая ворона» мультфильмына музыка язучы автор буларак билгеле Григорий Гладков чыгыш ясаячак.

Фестиваль 29 һәм 30 август көннәрендә 10:00-20:00 сәгатьләрдә үткәрелә, дип хәбәр итә «Бәхетле тарихлар» хәйрия фонды.

Чара бушлай оештырыла, анда катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк. Фестиваль «Елмай» балалар паркында уздырыла.

Проект «Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проекты кысаларында Россия Мәдәният фонды гранты ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot