news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татьяна Яковлева: “Онкологик авыруларны башлангыч чорда ачыклау буенча без алдынгы Ауропа илләреннән калышабыз”

Агымдагы елның җиде ае дәвамында Россиядә беренче һәм икенче стадияләрдәге 30 меңнән артык яман шеш авыруы теркәлгән

(Казан, 16 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Россиядә онкологик чирләрдән интегүчеләргә ярдәм күрсәтүне оештырудагы проблемаларның берсе профилактика һәм авыруны башлангыч чорда ачыклауның аксавы белән бәйле. Бу хакта бүген Казанның “Корстон” комплексында ачылган БДБ һәм Ауразия илләре онколог һәм радиологларының VIII корылтаенда РФ сәламәтлек саклау министры урынбасары Татьяна Яковлева ассызыклап үтте. Корылтайның пленар утырышында ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Иң элек, Татьяна Яковлева корылтайда катнашучыларны министр Вероника Скворцова исеменнән сәламләде. “Онкологик авырулар соңгы берничә дистә елда халыкның авыручанлыгының, инвалидлыгының, үлеменең югары дәрәҗәдә булуының төп сәбәпләренең берсе булып кала бирә. Яман шеш – олы югалтуларга китерүче, бөтен медицина җәмгыятенең уртак көчен таләп итүче куркыныч чир... Төбәкләрдә уздырыла торган диспансеризация онкологик авыруларны башлангыч чордау ачыклауга мөмкинлек биреп, халыкның профилактикага игътибарын көчәйтүгә этәргеч ясады...”, - дигән сүзләр бар мөрәҗәгатьтә.

Алга таба Татьяна Яковлева онкологик авырулар белән бәйле вәзгыятькә күзәтү ясап, төп юнәлешләр турында бәян итте. Ул искәртеп узганча, 2006 нчы елда ук Россия Президенты В. Путин Федераль Җыенга Юлламасында демографик проблемаларны хәл итү мәсьәләсендә беренче урынга балалар туу күрсәткечен арттыруны түгел, ә эшкә сәләтле халыкның онкологик авырулардан үлемен киметүне куйды һәм игътибарны шуңа юнәлтергә боерды. Шул максаттан ил күләмендә, төбәкләрдә күптөрле программалар гамәлгә ашырыла башлавын билгеләп үтте. Министр урынбасары ассызыклаганча, төп максат – онкологик чир белән авыру дәрәҗәсен 100 мең кешегә 192,8 күрсәткеченә якынайту. Хәзерге вакытта бу күрсәткеч 100 мең кешегә 274 нисбәтендә.

Татьяна Яковлева әйтүенчә, бүгенге көндә Россиянең 64 субъекты онкологик чирләрдән үлем очракларын киметүгә йөз тоткан төрле программаларда катнаша. Аларны гамәлгә ашыру өчен, федераль бюджеттан 35 млрд сум акча бүлеп бирелгән, өстәвенә төбәкләр казнасыннан 12,6 млрд сум акча юнәлдерелгән. Онкология өлкәсендә эшләүче 3,5 мең кеше квалификациясен арттырган. 386 мең 180 берәмлек медицина җиһазы сатып алынган.

Татьяна Яковлева чыгышында беренчел звеноны ныгыту әһәмиятенә игътибарны юнәлтте. Ул искәртеп үткәнчә, барлык медицина ярдәменең 60 проценты шушы звенода күрсәтелә. Аның сүзләреннән аңлашылганча, 2013 нче елның 1 гыйнварыннан профилактика юнәлешендә эшләгән табибларга тәүге тапкыр акча түли башлаганнар. Узган елда профилактика юнәлешенә 80 млрд сум акча бүлеп бирелгән. “Россия өчен гомуми диспансеризация бик кирәк. 2013 нче елда диспансеризация нәтиҗәсендә, башлангыч чорда 27 мең онкологик авыру очрагы теркәлде. Беренче урында – сөт бизләре рагы, ул 35,4 процент күләмендә, икенче урында - простатик биз рагы, ул 17,6 процентны тәшкил итә. Беренче тапкыр башлангыч чорда башка урыннарда “оялый” башлаган шешләр ачыкланды”, - дип билгеләп үтте РФ сәламәтлек саклау министры урынбасары. Ул кадрларны, аеруча радиологларны яңадан әзерләү заруриятен ассызыклады.

Татьяна Яковлева соңгы вакытта онкологик чирләрнең күбрәк теркәлүен ачыклау дәрәҗәсенең яхшыруы белән бәйләп аңлатты. “Яман шештән үлем күрсәткечләре кимүе, башлыча, хатын-кызлар хисабына. Ир-атлар күбрәк вафат була. 2014 нче елның 7 ае эчендә онкологик чирләрдән үлем күрсәткече 1 процентка кимеде. Бу Көньяк, Ерак Көнчыгыш, Үзәк, Төньяк-Кавказ округларына кагыла. Үлем күрсәткеченең, киресенчә, артуы Кырым, Себер, Төньяк-Көнбатыш, Идел буе, Урал окгругларында күзәтелә”, - дип белдерде ул.

Татьяна Яковлева әйтүенчә, онкологик хезмәтнең нәтиҗәлелегенә ясалган анализ, вәзгыятькә тирән анализ җитенкерәмәвен, чирне башлангыч чорда ачыклау җитәрлек күләмдә булмавын, медицина кадрларының квалификациясен арттыруга игътибар аз булуын, кайбер төбәкләрдә заманча җиһазлар эшкә җигелмәвен күрсәтә.

Татьяна Яковлева журналистларга билгеләп узганча, корылтай үткәрү өчен Татарстан очраклы гына сайланмаган: биредә фәнни, производство мәктәпләре бар. “Моннан тыш, хәзер күп кенә төбәкләр буенча онкологик чирләрдән үлем күрсәткечләре үсеше күзәтелсә, Татарстанда рактан үлем дәрәҗәсе, Россия белән чагыштырганда, түбәнрәк. Татарстанның тәҗрибәсе зур, биредә базаны да, кадрлар квалификациясен, фәнне дә күрсәтергә мөмкин. Шуңа күрә РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы Татарстанны сайлады”, - дип өстәде ул.

Татьяна Яковлева сүзләренә караганда, яман шештән үлем проблемасы хәзерге вакытта дөньяви характер йөртә. Россиядә онкологик чирләрдән интегүчеләргә ярдәм күрсәтүне оештырудагы проблемаларның берсе профилактика һәм авыруны башлангыч чорда ачыклауның аксавы белән бәйле.

“Онкологик авыруларны башлангыч чорда ачыклау буенча без алдынгы Ауропа илләреннән калышабыз. 2013 нче елның 1 нче гыйнварыннан дәүләт табибларга профилактика өчен түли, без халыкка гомуми диспансеризация үткәрәбез. Диспансеризация нәтиҗәсендә, 2013 нче елда беренче мәртәбә башлангыч чорда ук 27 мең онкологик чирне ачыклауга ирештек. Агымдагы елның җиде ае дәвамында беренче һәм икенче стадияләрдәге 30 меңнән артык яман шеш авыруы теркәлде. Безнең алда зур бурыч тора: башлангыч чорда онкологик чирләрнең ачыкланыш дәрәҗәсен 80 процентка кадәр җиткерергә тиешбез”, - дип ассызыклады ул.

Үз чиратында, Гадел Вафин Татарстанда онкологик авыруларны диагностикалау һәм дәвалау буенча Ауропадагы һәм АКШтагы кебек нәтиҗәле технологияләр кулланылуын билгеләп үтте.

“Онкологик чирләрне диагностикалауда халыкның үз сәламәтлегенә битараф булмавы мөһим. Кеше, билгеле бер яшькә җиткәч, өстәвенә, нәселендә яман шеш авыруы булса, даими рәвештә тикшеренеп торырга, диспансеризациядә катнашырга тиеш. Башлангыч чорда рактан дәвалау нәтиҗәләре - Ауропа илләрендәгечә. Дәвалау нәтиҗәлелеге елдан-ел үсә, яңа препаратлар пәйда була. Әмма нәтиҗәлелек, башлангыч стадияләр турында сүз барганда гына сизелә”, - дип ассызыклады министр.

Хәзерге вакытта Татарстанда онкологик патологияләр һәр 48 нче татарстанлыда ачыклана. Министр бер 10 ел элек һәр 81 нче татарстанлының онкологик чирдән интегүе турында белдерде. Узган елда Татарстанда 550 онкологик чир очрагы теркәлгән, быел 6 ай дәвамында, диагнозын тәгаенләү өчен, 2 меңнән артык кеше юлланган, 451 очрак расланган. Быел яман шештән үлем 2,1 процентка кимегән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100