news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татьяна Воропаева Кайбыч районында гражданнарны кабул итте

Халыкны кабул итәр алдыннан ул район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән аның кабинетында очрашты, сүз районның социаль үсеше хакында барды.

(Кайбыч, 23 сентябрь,  "Татар-информ", “Кайбыч таңнары”,  Луиза Сөнгатуллина).  Татьяна Воропаева Кайбыч районында гражданнарны кабул итте. Халыкны кабул итәр алдыннан ул район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән аның кабинетында очрашты, сүз районның социаль үсеше хакында барды, дип яза җирле басма.

«Мин ТР Дәүләт Советы депутаты булу өстенә, «Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведевның төбәктәге җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсе җитәкчесе, Дәүләт Советында социаль сәясәт буенча рәис урынбасары да. Халыкны тыңлау, авыр хәлдә калган кешеләрнең хәленә керә белү, аларга мөмкин кадәр ярдәм кулы сузу – безнең төп бурычыбыз ул. Без барыбыз да кешеләр, көннәрдән бер көнне үзебез дә авыр хәлдә калмабыз, чит кеше ярдәменә мохтаҗ булмабыз, дип беркем дә гарантия бирә алмый. Тормыш шундый ул, бүген яхшы булса, иртәгә бик кыен булуы бар. Беркайчан да проблемаң белән ялгызың гына калырга, авырлыктан үз-үзеңә бикләнергә ярамый. Безнең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе ишекләре дә һәрвакыт ачык. Килегез, шалтыратыгыз, телефон номерымны да язып алыгыз». Кайбычта гражданнарны кабул итү үткәргән, шул ук көнне райондагы социаль мәсьәләләр һәм милли сәясәт буенча даими комиссия утырышында катнашкан Татьяна Воропаева шулай диде.

Депутат кабул итәчәге турында район халкына алдан ук хәбәр ителсә дә, аның белән очрашуга ике генә кеше килгән иде. Олы Кайбыч авылында яшәүче Лилиана Яруллинаның мөрәҗәгате барлык яшь әниләр исеменнән яңгырады кебек. Яңа парктагы балалар мәйданчыгында яңгырлы көннәрдә нәниләргә уйнау мөмкинлеге чикләнүе борчый аны.

– Бу парк ачылуга без шатланып туя алмыйбыз. Анда матур, балалар рәхәтләнеп уйный,тирә-юне яшеллек. Район үзәгендә яшәүчеләр генә түгел, авыллардан, күрше районнан да гаиләләре белән ял итәргә киләләр әлеге яшел зонага. Балалар мәйданчыгына ком түшәлгән иде, әмма быел яңгырлар күп булды, көчле яңгырлардан соң икенче көнне дә анда кереп булмый, зур-зур күлдәвекләр барлыкка килә. Балаларга моны аңлатып булмый, аларның, күнегелгән гадәт буенча, һәркөнне паркка барасылары, уйныйсылары килә. Анда заманча өслек җәелсә, барыбыз өчен дә яхшы булыр иде. Бу мәсьәләне хәл итүдә сездән ярдәм көтәбез, – диде ул.

Татьяна Воропаева әлеге мәсьәләдән инде хәбәрдар булуы, шул хакта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән дә сөйләшүе һәм икенче җәйгә мәсьәләне уңай хәл ителәчәген әйтте. «Әгәр дә проблеманы махсус программа ярдәмендә чишеп булмаса, балалар мәйданчыгын бюджет акчалары ярдәмендә тиешле тәртипкә китерәчәкбез. Сезнең үтенечегезне үз контролебездә тотачакбыз», – диде ул.

Депутат янына икенче булып кергән Фәния Нуриева зарын күз яшьләре аша сөйләде. Олы Урсакта яшәүче бу ханым гаиләсендә инвалид бала тәрбияләнә.
– Улыма 18 яшь тулганчыга кадәр, бала карау эш стажына керә иде. Улыма 18 тулгач,ул автомат рәвештә «балачактан инвалид» категориясенә күчте. Аңа пенсия билгеләнде, бала караган өчен миңа 1200 сум түләнә. Әмма эш стажы туктады. Инвалидларны караган елларны стажга кертү мәсьәләсен депутатлар дәрәҗәсендә күтәреп булмасмы икән? Бу мәсьәлә физик мөмкинлекләре чикле баласы булган барлык ата-аналарны да борчый. Безнең районда да андый гаиләләр бар. Хәзер улыбызга 20 яшь, аны әле һаман да кашыктан ашатабыз, коляскада гына хәрәкәтләнә, үз йомышын да үти алмый, гел памперста гына утыра, укый-яза белми, янында гел кеше кирәк. Ирем дә инвалид, – диде ул.

Фәния ханым буйга үзеннән дә зуррак улын мунчага күтәреп йөрүнең дә бик авыр булуы, өйдә ванна, санузел ясау, ишегалдында коляска йөрерлек кенә булса да асфальт салу турындагы гозерен дә җиткерде. Кыскасы, инвалид тәрбияләү өчен уңайлы шартлары юк. Азкеремле гаилә өчен болар зур чыгымнар таләп итә.

Татьяна Воропаева, әлеге гаиләгә һичшиксез ярдәм итәргә кирәклеген әйтеп, стаж мәсьәләсен чыннан да ТР Дәүләт Советы дәрәҗәсендә күтәрергә һәм бу хактагы законны яңадан карау тәкъдиме белән чыгачагын әйтте. Торак шартларын яхшырту мәсьәләсен хәл итү юлларын да өйрәнәчәген, ничек тә булса җаен табачакларын белдерде.

Райондагы социаль мәсьәләләр һәм милли сәясәт буенча даими комиссия утырышында Татьяна Воропаева җәйге каникуллар вакытында укучыларның ялын һәм мәшгульлеген ничек оештырылуы белән кызыксынды. Утырышны район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев алып барды. Җәйге каникулларның ничек узуы турында мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров, яшьләр эшләре, спорт һәм физкультура бүлеге начальнигы Юрий Михайлов, «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Наталья Баһавиева, социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева, район балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе Фатыйма Бикбова, полиция бүлегендә балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекторы Фәния Кәлимуллина чыгыш ясады. «Каникулның өч аенда да балалар мәшгуль булырга тиеш, бу аларның иминлеге, күзәтүчесез калмавы өчен кирәк», – диде Татьяна Воропаева киңәшләрен биреп.

Депутат Федоровское урта мәктәбендә дә булды. Узган ел биредә сайлаулар алдыннан үткәрелгән «Мобиль кабул итү» вакытында спорт мәйданчыгы төзү турында мөрәҗәгать иткәннәр иде. Бердәмроссиялеләр сүзендә торды: ул мәйданчык файдалануга тапшырылды һәм анда укучылар спорт белән шөгыльләнә. Депутат физкультура укытучысы Альбина Григорьеваның стадионда укучылар белән шөгыльләнүен яратып карады, диелгән район хәбәрендә..

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100