news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татьяна Вәлиева: «Байкал-Идел» Бурятия татарлары автономиясенең мәдәни илчесенә әверелде

Татьяна Вәлиева: «Байкал-Идел» Бурятия татарлары автономиясенең мәдәни илчесенә әверелде
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Улан-Удэ шәһәренең «Байкал-Идел» бию мәктәбе «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» җыенының пленар утырышында үз иҗатын, күпьеллык тарихын һәм социаль башлангычларын тәкъдим итте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Коллективның сәнгать җитәкчесе, балетмейстеры һәм социаль эшмәкәр Татьяна Вәлиева үз шәкертләре, милли традицияләрне саклау һәм мәктәпнең киләчәге турында аерым горурлык һәм мәхәббәт белән сөйләде.

«Байкал-Идел» коллективына – 15 ел. Нәкъ менә шул вакытта, остазыбыз – Россия халыклары ассамблеясе һәм Бурятия татарлары автономиясе рәисе Саҗидә Баталова белән бергә, булачак коллективка исем сайладык. Бу исемдә ике газиз төбәкнең дә яңгыравын теләдек: Байкал – безнең туган җиребез, Идел - борынгы бабаларыбыз яшәгән бөек елга, ата-бабаларыбызның тарихи Ватаны. Шул рәвешле, гади исем генә түгел, ә мәдәниятләр дуслыгын, буыннар дәвамчанлыгын һәм татар халкының милли мирасын саклауны гәүдәләндергән үзенчәлекле бренд барлыкка килде.

2010 елда 3нче лингвистик гимназия базасында ике төркем оештырылды. Әмма шул вакытта ук биюнең балалар өчен гади мавыгу гына түгел, ә үз халкыңның тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм фольклорын танып белү юлы була алуын аңладык.

Коллектив өчен аеруча катлаулы чор 2017 елга туры килде. Шул вакытта без шөгыльләнгән бинаны югалту куркынычы туды. Яраткан эшебезне дәвам итү өчен бик җаваплы карар кабул ителде – үзебез яшәгән фатирны сатып, балалар белән шөгыльләнү өчен үз мәйданчыгыбызны булдыру юлын сайладык.

Бу зур тәвәккәллек иде. Әмма балаларга, халык биюенә һәм үз һөнәреңә булган мәхәббәт куркудан көчлерәк булып чыкты.

Инде 2018 елда коллектив мөстәкыйль бию мәктәбенә әверелде. Бүген «Байкал-Идел» 3 яшьтән 18 яшькә кадәрге йөзләгән баланы ун яшь төркеменә берләштерә.

Мәктәпнең үсешендә Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстанның ярдәме аеруча зур роль уйнады. Аларның ярдәме белән яшь артистларыбыз милли костюмнарга, бизәкле читекләргә ия булды. Бүләк ителгән китаплар, татар әкиятләре һәм риваятьләре исә балалар китапханәсенә нигез салды.

Эшчәнлеге дәвамында «Байкал-Идел» Бурятия татарлары автономиясенең чын мәдәни илчесенә әверелде. Коллектив Байкал Сабан туйларында, Усть-Кяхтадагы «Яблоньки» музей-утарын ачу тантанасында, Казан – Улан-Удэ авиарейсының беренче пассажирларын каршы алуда, «Байкалда татар бизәкләре» проектында һәм Бурятия татарлары автономиясенең 20 еллыгына багышланган чараларда катнашты.

Мәктәпнең иҗади эшчәнлеге географиясе күптән инде туган төбәгебез чикләреннән чыкты. Дөнья халыклары биюләрен башкарган яшь артистларыбызны тамашачылар Пекин, Дубай, Астана шәһәрләрендә, Россиянең һәм якын чит илләрнең күп кенә шәһәрләрендә алкышлады. Тәрбияләнүчеләребез халыкара һәм абруйлы хореография бәйгеләреннән Бурятиягә күпсанлы бүләкләр алып кайта, туган төбәгебезнең сәләтле балаларын лаеклы рәвештә таныта.

Коллектив шулай ук танылган телевизион проектларда («Культура» телеканалында – «Большие и маленькие», НТВ каналында – «Страна талантов», «Звезда» телеканалында – «Скажи героям спасибо» проектлары) катнашты. Мәскәүдә Россия Армиясе театрында узган IX Милли балалар патриотик иҗаты премиясе тантанасында катнашу да мөһим вакыйгаларның берсе булды».

Әмма, Татьяна Вәлиева билгеләп үткәнчә, мәктәпнең төп байлыгы бүләкләр һәм чыгышлар саны белән генә үлчәнми.

«Без балаларны биюгә генә өйрәтмибез. Без аларны игелекле, ярдәмчел, башкалар кайгысына битараф булмаска өйрәтәбез», – ди сәнгать җитәкчесе.

Укытучылар, ата-аналар һәм балалар бергәләп хәйрия акцияләрендә катнаша, махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыя, балигъ булмаганнар һәм өлкән яшьтәге кешеләр өчен үзәкләргә барып концертлар куя, мастер-класслар үткәрә.

Аерым игътибарга лаек проектларның берсе – «Әниләр куллары җылысы». Балалар үз куллары белән оекбашлар, бияләйләр, башлыклар бәйләп, аларны махсус хәрби операциядә катнашучыларга тапшырды. Шул рәвешле, яшь буын кайгыртучанлыкка, мәрхәмәтлелеккә һәм җаваплылыкка өйрәнә.

15 ел эчендә мәктәпне ике меңнән артык бала тәмамлады. Аларның күбесе үз тормышын хореография белән бәйләде һәм илебезнең әйдәп баручы профильле уку йортларына укырга керде. Бүген аларның кайберләре киләчәктә педагог булып, үзләренең беренче остазлары ачкан мәдәни традицияләрне дәвам итәчәк.

Алда «Байкал-Идел»не яңа зур максатлар көтә. Алар арасында мәктәпнең мәйданын киңәйтү, махсус белем бирү ихтыяҗлары булган балалар өчен программалар булдыру, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен бушлай урыннар санын арттыру, шулай ук хореография һәм мәдәният өлкәсендәге белгечләр арасында тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы –иҗади лаборатория булдыру бар.

Остазлары Саҗидә Баталованың хезмәтенә югары бәя бирелүе коллектив өчен тагын бер сөенечле яңалык булды. Халыклар бердәмлеге көнендә, Россия халыклары бердәмлеге елында, ул Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко белән очрашып, төбәк Ассамблеясенең иң яхшы эш тәҗрибәләре турында сөйләде.

Аның Президент грантлары фонды җиңүчесе булган «Байкал эпикасы» проекты ил күләмендәге иң яхшы 100 проект исемлегенә керде. Моннан тыш, Россия халыклары ассамблеясе съездында Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Владимир Васильев Саҗидә Рөстәм кызына илнең милли сәясәтен тормышка ашыруга шәхси өлеш керткәне өчен Рәхмәт хаты тапшырды.

«Байкал-Идел» коллективы өчен бу вакыйгалар – мәдәни мирасны саклау һәм милләтара татулыкны ныгыту юнәлешендәге күпьеллык хезмәтнең әһәмиятен тагын бер кат раслый торган дәлил.

Чыгышы ахырында Татьяна Шамилевна татар дөньясына, халыклар дуслыгына күрсәтелгән ярдәм һәм яшь артистларга шундый әһәмиятле сәхнәдә чыгыш ясау мөмкинлеге тудырганнары өчен ихлас рәхмәтен белдерде.

Шулай ук Рөстәм Нургалиевичка махсус чакыру яңгырады: Улан-Удэ шәһәре һәм Бурятия Республикасы кунакларны 2027 елда Байкал Сабантуеның – 100 татарлар күпләп яшәгән Кяхта шәһәренең 300 еллыгын бәйрәм итәргә чакыра.

Бүген «Байкал-Идел» - гади бию мәктәбе генә түгел. Бу – дуслык, иҗат, игелекле гамәлләр һәм милли мәдәният киңлеге. Монда балалар хәрәкәт, музыка һәм аралашу аша үз тамырларын хөрмәт итәргә, башка халыклар мәдәниятен танып белергә һәм күпмилләтле илебезнең бер өлеше булуларын тоярга өйрәнә.

Балалар үз мәдәниятен яратканда, гаиләләр аны буыннан-буынга тапшырганда – ул яшәячәк. «Байкал-Идел» мәктәбенең төп миссиясе дә нәкъ менә шунда.

news_right_1
news_right_2
news_bot