news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татьяна Тарасова Алинә Заһитованы «Миллиард. Татар» рейтингында җиңүе белән котлады

Фигуралы шуу буенча танылган совет һәм Россия тренеры Татьяна Тарасова фигуралы шуу остасы Алинә Заһитованы «Миллиард.Татар» сайтының тавыш бирүендә яулаган «Ел татар кызы» исеме белән котлады. Интернет-басма редакциясендә хәбәр итүләренчә, рейтингта спортчыга Казанда төзеләчәк фигуралы шуу мәктәбе проекты җиңү китергән.

«Мәктәп ачу — бик әйбәт эш. Бу мәктәпнең Олимпия чемпионы мәктәбе булуына шатмын. Казан илебездә фигуралы шууның тагын бер башкаласы булыр дип өметләнәбез. Шулай ук Алинә анда эшләр һәм укытыр дип өметләнәбез. Бу кыз барысын да булдырачак!» — диде Тарасова.

Алинә Заһитова шулай ук «Ел татарлары. Халык сайлавы» (финал тавыш бирү) номинациясендә җиңү яулады. Ә аның фигуралы шуу мәктәбе проекты өчен 32 меңнән артык кеше тавыш биргән. «Миллиард. Татар» сайты оештырган конкурсның ике дипломы фотосурәтен чемпион кыз Telegram-каналында урнаштырган. Редакция шулай ук фигуралы шуу остасын җиңүе белән котлады һәм аңа «киләчәк проектларда алга таба уңышлар» һәм «татар мәдәниятен популярлаштыруда мөһим роль уйнавын» теләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100