news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татьяна Тарасова Алинә Заһитовага бәя бирде

Алинә тренировкаларда эшләгәнне 10 ир-ат та эшли алмый, ди танылган тренер.

(Казан, 27 февраль, "Татар-информ", Лилия Локманова). Алинә сикерер өчен туган. Танылган тренер Татьяна Тарасова Олимпия чемпионы Алинә Заһитова хакында шундый фикердә. Бу хакта ул бүген "Беренче канал"да барган "Пусть говорят" тапшыруында белдерде. 
 
"Ул сикерә дә сикерә. Бу берничә көн эчендә ул үсеп китте. Мастер булып бозга чыкты. Ул барысын да җиренә җиткереп эшләде, нәрсә эшләгәнен барысын да аңлап эш итте. Мин аның бу программасын моңа кадәр дә күргәнем бар иде. Аның үзгәрүе бик сөендерә", - диде танылган тренер Алинә Заһитовага бәя биреп. 
 
"Ул бик оялчан, түзә, эшли белә. Алинә тренировкаларда эшләгәнне 10 ир-ат та эшли алмый", - диде танылган тренер. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot