news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татьяна Прокофьева: “Велосипедны транспорт инфраструктурасына кертү – мөһим бурыч”

ТР Министрлар Кабинетында брифингта ТР делегациясенең Даниягә визиты нәтиҗәләре турында сөйләделәр

  (Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Алсу Сафина). Казанда Копенгагенның шәһәрне төзекләндерү һәм шәһәр даирәсен трансформацияләү тәҗрибәсен куллану зарур. Бүген ТР Министрлар Кабинетында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан делегациясенең Даниягә сәфәренә багышланган брифингта катнашучылар шундый фикер белдерде.
Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева белдергәнчә, татарстанлылар, аерым алганда, шәһәрдә җәяүлеләр, велосипед һәм автомобиль хәрәкәтен җайга салу мөмкинлеге белән таныштылар. Сүз уңаеннан, Даниядә бу агым бергә кушылмый. Копенгагенда бу юнәлештә 1960 елларда эш башланган иде.
“Ул вакытта аларда бездәге кебек проблемалар булган. Бу эшләрне оештыруны башларга карлы салкын кыш сәбәп булган. Моннан тыш, бизнес чыгымнар кичерер дип шикләнү булган. Өченчедән, даниялеләр даими веловипедта йөри торганнардан түгел, дип саналган”, - дип билгеләп үтте Т.Прокофьева. Әмма, 50 елдан соң, халыкның 40 проценты велосипедта йөрүе ачыкланган, 20-30 проценты - җәмәгать транспортында, ә калганнары – автомобильләрдә.
Шулай ук Казанның баш архитекторы билгеләп үткәнчә, шәһәрдә парклар булдыру һәм аны төзекләндерү, шәһәрдә социаль климатны яхшыртуына тагын бер тапкыр ышануын белдергән.
Ә Казанда Копенгаген тәжрибәсен файдалануга килгәндә, әлегә төгәл план юк, әмма аның күп баскычлы һәм күп елларга исәпләнгән булуы ачык, дип билгеләп үтте Татьяна Прокофьева. “Велосипедны транспорт инфраструктурасына кертү – мөһим бурыч”, - дип ассызыклады ул. Моның белән бәйле рәвештә, хәзерге транспорт вәзгыятенә анализ ясау зарур.
Шәһәрне төзекләндерү буенча Дания башкаласы тәҗрибәсен Казанга гамәлгә кую мөһим, дип ышана ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова. “Әмма без аның тиз башкарыла торган эш түгеллеген аңларга тиеш”, - дип ассызыклады ул.
Аның фикеренчә, барыннан да элек шәһәр даирәсен төзекләндерү һәм трансформация ысулларын экспертлар һәм белгечләр карарга тиеш, шуңа күрә шәһәр һәм эксперт бергәлекләре оештырырга кирәк булачак. Моннан тыш, велосипедчылар һәм парклар, скверлар белән шөгыльләнүчеләр дә үз тәкъдимнәрен белдерә ала, дип саный Олеся Балтусова.
ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин сөйләвенчә, Даниягә бу сәфәр Ян Гейлның архитектура компаниясе чакыруы буенча оештырылган. Татарстан Дания белән төрле өлкәләрдә күптәннән хезмәттәшлек итә, дип билгеләп үтте министр. Аерым алганда, Татарстанда “Данфосс” энерго һәм җылылык белән тәэмин итү проектларын гамәлгә куя, - дип искәртте Фәйзуллин. “Соңгы өч елда гына да 500 млн сумнан артык суммага программаларны гамәлгә ашырдык”, - дип билгеләп үтте министр.
“Хальдор Топсе” компаниясе белән хезмәттәшлек турында “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин сөйләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100