news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татьяна Ларионова яшьләр парламентындагы буш урыннарга яшьләрне чакырды

Яшьләр парламентында сигез буш урын булуын әйтте.

Татьяна Ларионова яшьләр парламентындагы буш урыннарга яшьләрне чакырды
Рамиль Гали

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова яшьләр парламентында буш урыннар булуын әйтте һәм аларга яшьләрне чакырды. Бу хакта ул бүген Халыкара авыл яшьләре конгрессының пленар утырышында мөрәҗәгать итте.

«Былтыр сентябрьдә яшьләр парламентының көчле составы сайланды. Бездә 8 вакант урын бар. Әгерҗе, Актаныш, Югары Ослан, Лаеш, Яңа Чишмә, Сарман, Чирмешән, Ютазы районнарыннан вәкилләрне көтәбез. Ишекләр ачык. Бу районнарның яшьләре мине ишетер дип уйлыйм», — диде.

Ул Дәүләт Советының, парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның авыл хуҗалыгы тармагына зур игътибар бирүен билгеләп узды. Күп еллар аның авыл халкының эшлеклелеген арттыру киңәшмәләрен үткәрүен искәртте. «Авыл яшьләренең активлыгына зур игътибар бирелә. Яшьләр ул — авыл, республика киләчәге», — диде.

Татьяна Ларионова Татарстанның сөт җитештерү буенча беренче, бәрәңге уңышы буенча икенче, шикәр чөгендере буенча җиденче, терлек һәм кош ите, ашлык уңышы буенча сигезенче урында булуын билгеләп үтте.

6-9 февральдә уза торган конгресста Россиянең 50 төбәгеннән һәм 25 илдән 18-35 яшьтәге 250ләп кеше катнаша.



Галерея: Открытие Международного конгресса сельской молодежи
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100