news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татьяна Ларионова яңа парламентта тел мәсьәләсе төп тема булачагын әйтте

Бүгенге көндә рус балаларын татар теленә өйрәтү методикасына бәйле мәсьәләләр ахыргача хәл ителмәгән, дип саный Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.

Татьяна Ларионова яңа парламентта тел мәсьәләсе төп тема булачагын әйтте
Солтан Исхаков

(Казан, 16 август, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). Тел мәсьәләсе VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары өчен төп тема булачак. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова «Татар-информ» агентлыгы өчен «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Федераль законга үзгәрешләр кертәсе, дәүләт телләрен өйрәнү хокукын һәм бурычын билгелисе килә. Без генә мондый хәлдә түгел – Башкортстанда да, башка милли республикаларда да вәзгыять шундый», - дип искәртте Татьяна Ларионова.

Аның сүзләренчә, бүгенге көндә рус балаларын татар теленә өйрәтү методикасына бәйле мәсьәләләр ахыргача хәл ителмәгән. Шулай да ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, шәхсән министр Рафис Борһанов үзе бу мәсьәлә белән актив шөгыльләнә.

Әлеге мәсьәләләрне артык хисләргә бирелмичә, төрле фикерләрне исәпкә алып һәм алтын урталыкны табып хәл итәргә кирәк, дип өстәде ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.

«Бу мәсьәлә Татарстан парламентының яңа чакырылышында төп тема булыр дип уйлыйм», - диде ул.

Мәгълүм булганча, Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар 8 сентябрьдә 2,8 мең участокта узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100