news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татьяна Ларионова: Халык сайлауга җаваплылык тоеп килә

Бүген халык сайлауга үзләре кабул итә торган карарлары өчен җаваплылыгын тоеп килә. Бу хакта РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында бара торган «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафонында әйтте.

Ул бүген сайлау участогында горурлык һәм шатлык тоюын, кешеләрнең бер-берсен бәйрәм белән тәбрикләвен ишеткән.

«Мәктәп холлында коляскалы әтине күрдем, анда җиде айлык бала ята иде. «Хатыныгыз кайда» дип сорагач, ул хатыны тавыш бирүен, аннары үзе сайлаячагын әйтте. Гаиләләре белән килүе – искиткеч. Кешеләр бүген үзләренең сайлавы өчен җаваплылык тоеп килә», – диде Татьяна Ларионова.

«Татарстан халыкка социаль ярдәм күрсәтү буенча уңышлары белән горурлана ала. Безгә күпләр көнләшеп карый, чөнки балачактан һәркемгә игътибар, кайгыртучанлык бар. Карагыз әле, нинди балалар сырхауханәләре, хастаханәләре бар, сәламәт балалар тусын өчен, нинди перинаталь үзәкләр төзелде. Һәр балалар бакчасы – үзе бер сарай. Искиткеч тәрбиячеләре, уенчыклары, тәмле ризыклары белән чын сарай», – диде Татьяна Ларионова.

Ул республикада капиталь ремонт күләмнәре дә арта баруын билгеләп үтте. «Төзелгән, төзекләндерелгән мәктәпләр саны буенча без инде күрше төбәкләрдәге күрсәткечләрне уздык. Мәктәп ашханәләренә капиталь ремонт ягыннан да без алдынгы. Дәүләт Думасында кече яшьтәге мәктәп балаларын кайнар ризык белән тукландыру турында закон кабул ителгәч, моны ничек эшләргә, дигән сорау туды. Пешереп ашату өчен яхшы шартлар булмаса, моны ничек башкарырга? Соңгы елларда 600ләп мәктәп ашханәсе ремонтланды», – дип сөйләде депутат.

Ул Татарстанны нык гаиләләр территориясе итеп күрергә теләвен әйтте. «Бездә нык никахлар күбрәк булуын, аерылышулар булмавын, күбрәк балалар тууын телим. Яңа туган сабыйлар саны буенча без Идел буе округында беренче урында. Соңгы ун елда республикада күп балалы гаиләләр 2,5 тапкыр артты. Һәр гаилә бәхетле, имин булуын, ата-аналар балалары өчен кайгырмавын, балалар ата-аналары белән горурланып яшәвен телим», – диде Ларионова.

news_right_1
news_right_2
news_bot