news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татьяна Ларионова: Виртуаль концерт залы - мәдәниятне алга этәрүнең яңа формасы

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Алабуганың үзәк китапханәсендә виртуаль концерт залын ачуда катнашты.

Татьяна Ларионова: Виртуаль концерт залы - мәдәниятне алга этәрүнең яңа формасы
информационный центр ТРО ВПП "Единая Россия"

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). «Мәдәният» илкүләм проекты ярдәмендә Татарстан халкында мәдәният һәм сәнгать әсәрләре белән танышу өчен яңа мөмкинлекләр барлыкка килә. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Татьяна Ларионова Алабугага эш сәфәре вакытында белдерде.

«Виртуаль концерт залы - ул мәдәниятне массаларга танытуның яңа формасы. Безнең республикада беренче тапкыр берьюлы биш концерт залы ачыла, шуларның берсе − Алабугада. Виртуаль зал өчен теләсә кайсы мәдәният учреждениесе мәйданчык була ала, ә сезнең шәһәрдә шулкадәр кызыклы учреждениеләр бар, бу исә аларның һәркайсы мондый залны үзендә урнаштыруга дәгъва итә ала», - диде Ларионова.

Үзәк китапханә системасы директоры Юлия Нәҗипова сүзләренчә, Алабуга халкында онлайн-режимда Мәскәү филармониясенең музыкаль әсәрләрен һәм башка танылган мәйданчыкларны тыңлау мөмкинлеге барлыкка киләчәк. «Виртуаль концертларда яшь алабугалылар да, өлкән буын вәкилләре дә катнаша ала», – диде ул.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Алабуга районына сәфәре вакытында Татарстан халыклары ассамблеясенең Алабуга районындагы вәкиллегенең Координация советы утырышында да булды, анда милли диаспоралар вәкилләренең мөрәҗәгатьләрен һәм теләкләрен тыңлады. Моннан тыш, Татьяна Ларионова быел июльдә «Демография» илкүләм проекты кысаларында ачылган гериатрия кабинетында булды.

«Безнең районда проектка кергән 48 бистә һәм авыл бар. Без юллар озынлыгы язылган махсус карта төзедек, график булдырдык. Ел ахырына кадәр 1,3 мең авыл кешесе медицина тикшерүе узачак», - дип сөйләде Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Людмила Рыбакова. Ул «Өлкән буын» Федераль проекты кысаларында аз хәрәкәтләнүче халык төркемнәренә хезмәт күрсәтү өчен сатып алынган автомобильне күрсәтте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100