Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татьяна Ларионова Татарстанда балалар туу саны үткән елга караганда кимегәнен әйтте
“Шуңа да карамастан, Республикада туучылар саны үлүчеләр саныннан артык”, - ди ул.
(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”, Айдар Әхмәдиев). Быел Татарстанда балалар туу саны үткән елга караганда 3,5 процентка кимегән. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Мәрхәмәт – Милосердие” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова бүген Дәүләт Советында узган һәм берләшмәнең еллык нәтиҗәләренә багышланган матбугат утырышында әйтте.
Татьяна Ларионова китергән мәгълүматлар буенча, Татарстанның биш районы – Әлки, Әтнә, Югары Ослан, Яңа Чишмә һәм Теләче районнары – социаль-демографик иминлик буенча беренче урында бара. “Шулай да, Республиканың 11 районы демографик авырлыклар кичерә”, - диде ул.
“Авыр вәзгыятькә карамастан, Татарстанда туучылар саны үлүчеләр саныннан артык һәм без бу мәсьәлә буенча Идел буе федераль округының бердәнбер төбәге булып калабыз”, - диде Татьяна Ларионова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз