news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татьяна Ларионова мөмкинлекләре чикләнгән балаларга тернәкләндерү җиһазлары тапшырды

“Чара “Без булдырабыз!” республика хәйрия акциясе кысаларында узды

(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бүген ТР Президенты каршындагы социаль мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова “Апрель” һәм “Здравушка” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәкләренә махсус җиһазлар тапшырды. Чара “Без булдырабыз!” республика хәйрия акциясе кысаларында узды.
“Апрель” һәм “Здравушка” үзәкләренә балалар церебраль параличлы балалар һәм яшүсмерләр йөри. Тернәкләндерү үзәкләрендә аларны тернәкләндерү өчен кирәкле җиһазлар бар. Әмма биредә кеше ярдәменнән башка аякларына басарга мөмкинлек бирүче корылмалар булмаган.
“Апрель” һәм “Здравушка” үзәкләре шулай ук балаларны йөрергә өйрәтү җайланмаларына да ихтыяҗ бар иде. Педагоглар мондый җиһазларны авыру балалар өй шартларында мөстәкыйль рәвештә йөрергә өйрәнсен өчен аларның гаиләләренә тапшыру максатын куйган.
Т.Ларионова чыгышын гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләренә рәхмәт сүзеннән башлады. Аның сүзләренчә, алар үз мәкаләләре белән мөмкинлекләре чикләнгән балаларны сәламәтләндерү эшенә өлеш кертә.
Бүген Т.Ларионова “Беренче канал”ның Казандагы корпункт мөдире Светлана Костина белән бергә мөмкинлекләре чикләнгән балаларга тернәкләндерү җиһазлары тапшырды.
Бу чара “Апрель” һәм “Здравушка” үзәкләренең укытучылары белән балалар әзерләгән бәйрәм концерты белән тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100