news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татьяна Ларионова күп балалы гаиләләргә җир урынына акча сертификатын бирү яклы

Татарстан Дәүләт Советы депутаты сүзләренчә, Татарстанда җир кишәрлекләренә хокукы булган гаиләләрнең 64 проценты гына участоклар ала алган.

(Казан, 30 май, «Татар-информ»). «Бердәм Россия»нең алдан тавыш бирү этабында катнашучылар белән очрашу вакытында Татарстан Дәүләт Советы депутаты, праймериз катнашучысы Татьяна Ларионова күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре урынына акчалата сертификат бирү тәкъдимен әйтте.

Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта Татарстанда җир кишәрлекләренә хокукы булган гаиләләрнең 64 проценты гына участоклар ала алган. «Бу мәсьәләне хәл итү өчен хәл итү юлларын табарга кирәк. Җир бирер урынга башка вариантлар да карап була. Мәсәлән, акча сертификатларын бирергә мөмкин», — диде ул.

Моннан тыш, Ларионова бүлеп бирелгән кайбер җир кишәрлекләрендә ут, су һәм канализация кертелмәгәнлеген, юллар салынмаганлыгын әйтте һәм бу мәсьәләләрне «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектына кертергә кирәк дип тәкъдим итте.

«Алдан тавыш бирүдә катнашканда авыр булачагын аңладым. Сайлау кампаниясе барышында халык белән очрашу, сорауларга җавап бирү — барысы да гадәттәгечә», — дип өстәде Татарстан Дәүләт Советы депутаты.

Искәртеп үтик, бүген Россия буенча «Бердәм Россия» партиясе алдан тавыш бирүнең йомгаклау этабы уза. Татарстанда 96 кандидат теркәлгән, алар өчен сәгать 20.00гә кадәр онлайн яки 557 хисап участогының берсендә тавыш бирергә мөмкин иде.

18.00 сәгатькә булган мәгълүматларга караганда, алдан тавыш бирүдә Татарстанда 350 меңнән артык кеше катнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100