Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татьяна Ларионова: Икътисадта хатын-кызның роле зур
Быел «КазанФорум»ның хатын-кызлар трегы эчтәлеклерәк һәм масштаблырак булды, биредә 22 ил тәкъдим ителгән, бу дәүләтләрдәге хатын-кызларның теләкләре һәм омтылышлары күбесенчә туры килә. Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты, Гаиләне яклау, ата, ана һәм балачак мәсьәләләре комитеты әгъзасы Татьяна Ларионова, «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум 2026» халыкара икътисади форумы кысаларында ачылган «Хатын-кыз игътибары» трегы сессияләренең эш нәтиҗәләрен шәрехләп, журналистларга шулай дип белдерде.
«Бу мәйданчыкта без хатын-кызларны борчымый кала алмаган проблемалар турында сөйлибез: бу, ниһаять, тынычлык, халыкның иминлеге, гаилә кыйммәтләрен саклау, балаларыбызның киләчәге мәсьәләләре. Без һәр хатын-кыз өчен иң кадерле һәм иң якын нәрсәләр турында фикер алышабыз. Бу мәсьәләләрнең төрле илләрдә ничек хәл ителүен, аларга ислам дөньясының мөнәсәбәте, партнерларыбызның нинди инициативаларын күчерә алуыбызны чагыштырабыз – бу шулай ук бик мөһим аспект», – дип басым ясады ул.
Татьяна Ларионова әйтүенчә, икътисад мәсьәләләре хатын-кызлар трегын читләтеп үтми. «Икътисадта хатын-кызның роле зур, ул кайда катлаулы – шунда эшли, һәм иң мөһиме – нәтиҗәле эшли. Бүген бу форумда каралмаган бер генә мәсьәлә дә юк. Хатын-кыз чын күңелдән һәм зур җаваплылык белән үз җилкәсенә теләсә нинди мәсьәләне «йөкләргә» әзер. Шуңа күрә дә без дөньяны хатын-кызлар һәм ир-атларга бүлмибез – без бу дөньяда бердәм», – дип искәртте Татьяна Ларионова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз