news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татьяна Ларионова: Гериатрия кабинетлары өлкәннәргә уңайлы булырга тиеш

“Олы буын” проекты максаты – өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру.

Татьяна Ларионова: Гериатрия кабинетлары өлкәннәргә уңайлы булырга тиеш
Владимир Васильев

(Казан, 10 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Олы буын кешеләренә ярдәм итү буенча гериатрия кабинетларында табиб белән пациент бер телдә сөйләшерлек шартлар тудыру кирәк. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова шул фикердә. Бу хакта ул Казанның 21 нче сырхауханәсендә өлкән яшьтәгеләргә медицина ярдәме күрсәтүгә багышланган киңәшмәдә әйтте.

Биредә “Демография” илкүләм проекты һәм “Олы буын” төбәк проектлары кысаларында чараларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

“Бүген гериатрия кабинеты ниндидер җиһазга мохтаҗ түгел. Ул олы кешеләр белән очрашу өчен уңайлы булырга тиеш. Өлкәннәр кайсы җире авыртуы турында гына түгел, башка проблемалары турында да сөйләүгә мохтаҗ. Минемчә, мондый кабинетларда табиб белән пациент аңлашып, бер-берсе белән бер телдә сөйләшү өчен ике кресло кирәк”, - дип белдерде Ларионова.

  • “Олы буын” проекты максаты – өлкән яшьтәге гражданнарның тормыш сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру. Аның төп бурычлары – актив гомер озынлыгын арттыру, медицина ярдәмен камилләштерү. Ул 2024 елга авырулары ачыкланган олы яшьтәге кешеләрнең ким дигәндә 90 процентын диспансер күзәтүе белән тәэмин итүне күздә тота.
  • Төбәк гериатрия үзәген булдыру, гериатрия кабинетлары һәм ятакларын арттыру ниятләнә. 2024 ел азагына социаль хезмәт оешмаларында яшәүче, риск төркемендә булганнарның 95 процентына пневмокок инфекциясенә каршы прививка ясау бурычы куела. “Олы буын” проектын финанслауга быел 546 млн сум акча бүлеп бирелә.

Татьяна Ларионова фикеренчә, сырхауханәләрдә гериатрия кабинетлары беренче катларда булса яхшырак. Ул шуңа игътибар юнәлтте. Киңәшмәдә “Россия пенсионерлар берлеге” гомумроссия оешмасының Татарстан буенча оешмасы вәкилләре дә катнашты. Ларионова аларның иҗтимагый контроль уздыруларын сорады.

“Бу сорау актуаль. Ул аерым игътибар, кайгыртуга мохтаҗ кешеләргә кагыла. Гериатрия – яңа хезмәт, шунлыктан сораулар күп туа. Ветераннар советы активын иҗтимагый контроль үткәрүләрен сорар идем. Илкүләм проект чараларының үтәлешенә дөрес, төгәл мониторинг кирәк”, - диде Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.

Ул шулай ук пенсионерларның гериатрия кабинетларын телефоннарга да төшереп, теркәп баруларын сорады. “Әйтик, каядыр эш тиешенчә оештырылмаган булса, я гериатрия кабинеты янында озын чират булса, моны төшерегез. Ветераннардан килсә, мондый фотолар чын, гадел, ихлас, актуаль булачак”, - диде.

ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев әйтүенчә, быел Татарстанда олы буын кешеләренә ярдәм итү буенча 25 гериатрия кабинеты ачылачак. Әлегә 12 районда алар инде эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100