Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татьяна Ларионова: Быел Татарстанда 9 мәктәп һәм 17 балалар бакчасы төзелә
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары сүзләренчә, биналарның барысы да яңа стандартлар буенча җиткерелә.
(Казан, 16 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова быел Татарстанда 9 мәктәп һәм 17 балалар бакчасы төзелүен әйтте.
«Бала гаиләдә, бакчада һәм мәктәптә формалаша. Балаларның үсеше өчен уңайлы учреждениеләр, мәгариф оешмалары булдыру өчен республикада бик күп эш эшләнә. Быел республикада федераль бюджет ярдәмендә өч мәктәп белән уналты балалар бакчасы, тулысынча республика хисабына алты мәктәп һәм бер балалар бакчасы төзелә», — дип таныштырды Татьяна Ларионова «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары сүзләренчә, биналарның барысы да яңа стандартлар буенча җиткерелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз