Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татьяна Ларионова: Балада татар телен өйрәнүгә теләк уяту бурычы тора
«Рус гаиләләреннән дә балалар һәм ата-аналар туган тел буларак өйрәнер өчен татар телен сайлыйлар. Бу безнең полилингваль комплексларның үзенчәлеге. Бу юнәлештә безгә алга таба да эшләргә кирәк», — диде парламент рәисе урынбасары.
(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Кайсы милләттән булса да, балада татар телен өйрәнүгә теләк уяту бурычы тора. ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова полилингваль комплекслар шундый бурыч белән эшләвен искәртте.
«Кайсы милләттән булуына карамастан, балада, рус теле кебек үк, татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү теләген тудыру бурычы тора», — диде ул.
Аның сүзләренчә, бу мәсьәләдә Казанда да, Алабугада да нәтиҗәләр бар. «Рус гаиләләреннән дә балалар һәм ата-аналар туган тел буларак өйрәнер өчен татар телен сайлыйлар. Бу безнең полилингваль комплексларның үзенчәлеге. Бу юнәлештә безгә алга таба да эшләргә кирәк», — диде Татьяна Ларионова.
Ул полилингваль мәктәпләр баланың көне буена мәшгульлегенә йөз тотып эшләвен билгеләп узды. Көннең икенче яртысында, татар һәм инглиз телләрендә дәрестән тыш чаралар да шактый уздырылганын әйтте.
Казандагы «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексы директоры Айдар Шәмсетдинов башлангыч сыйныфларда Яңа елга багышланган бәйрәмнәр татарча үткәрелгәнен әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз