Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татьяна Ким Wildberries генераль директоры вазифасыннан китте
Татьяна Ким «Вайлдберриз»ҖЧҖ генераль директоры вазифасыннан киткән. Бу постта аны Алексей Куликов алыштырды, дип хәбәр итә РИА Новости Юридик затларның бердәм дәүләт реестры (ЕГРЮЛ) мәгълүматларына сылтама белән.
«БИР-Аналитик» сервисы мәгълүматы буенча, үзгәрешләрне 20 ноябрьдә теркәгәннәр. Куликов шулай ук «Диджико» реклама агентлыгы һәм «ВБ Инжиниринг» компаниясе белән җитәкчелек итә.
РВБ матбугат хезмәтендә генераль директорның алмашынуы төп компаниянең операцион эшчәнлегенә йогынты ясамаячак, дип ачыклык керттеләр. Ким Стратегик үсеш белән шөгыльләнүен дәвам итәчәк.
Элегрәк Франция Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы Жан-Ноэль Барро Евросоюз тарафыннан 145 физик һәм юридик затка каршы санкцияләр кертелүе турында хәбәр иткән иде, алар арасында Wildberries ка нигез салучы Татьяна Ким да бар иде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз