Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татьяна Голикова Татарстанны битлек режимын катгый контрольдә тоткан өчен мактады
Россия төбәкләренең күбесендә коронавирус белән авыручылар саны артуы күзәтелә дип сөйләде вице-премьер.
(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Россия вице-премьеры Татьяна Голикова Татарстанны республикада битлек режимын үтәү катгый контрольдә булуы өчен мактады. Бу хакта ул Россия Президенты Владимир Путинга видеоконференция режимында узган киңәшмә вакытында әйтте.
«Авыру дәрәҗәсе түбән булган төбәкләрдә эпидемиягә каршы барлык чараларның максималь кулланылуын контрольдә тоту билгеләп үтелә. Мисал өчен, Чечня һәм Татарстан республикаларында битлек киеп йөрү катгый контрольдә тотыла, авырулар саны 100 мең кешегә бердән дә ким», — диде Голикова.
Аның сүзләренчә, төбәкләрдә Covid-19 белән бәйле вазгыять аерылып тора. 9 октябрьгә булган мәгълүматлар буенча, Россиянең 38 субъектында авырулар саны арткан, 29 субъектта вазгыять тотрыклы түгел. 18 төбәктә авыруның тотрыклануы теркәлгән, шул ук вакытта Россиянең сигез субъектында ул чагыштырмача югары дәрәҗәдә кала.
Шәхси саклану чаралары тиешле дәрәҗәдә контрольдә тотылмаган төбәкләрдә авыручыларның артуы күзәтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз